Тарихы

Авылга XVII йөздә нигез салына. Революциягә кадәрге чыганакларда Шемек, Шемякино исемнәре белән дә билгеле

1860 елларга кадәр халкы удел (1797 елга кадәр – сарай) крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкы игенчелек һәм терлекчелек белән шөгыльләнә.

ХХ йөз башында авыл җәмәгатенең имана җире 789,7 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Сембер губернасының Буа өязе Борындык волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Буа кантонында.

1930 елның 10 августыннан – Буа, 1935 елның 10 февраленнән – Будённый, 1957 елның 29 ноябреннән – Чынлы, 1959 елның 12 октябреннән Буа районында.

Хәзер Шәмәк авыл җирлегенә керә.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елда авылда «Кызыл Шәмәк» колхозы оештырыла, 1947 елда «Дружба» (Татар Биморзасы авылы) һәм «Кызыл Биморза» (Чуаш Биморзасы авылы) колхозлары белән Чапаев исемендәге колхозга берләштереләләр, 1959 елда берләштерелгән «Гигант» колхозы составына керә, 1989 елда «Победа» колхозы составында бүленеп чыга.

2002 елдан «Победа» күмәк хуҗалыгы, 2004 елдан «Агрофирма «Родина» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять, 2007 елдан «Чернов исем. агрофирма» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять, 2010 елдан «Ак Барс Буа» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять.

Халкы күбесенчә «Ак Барс Буа» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьтә эшли, кырчылык, ит-сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

Авылда башлангыч мәктәп (2014 елдан Боерган урта мәктәбе филиалы), мәдәният йорты, китапханә, фельдшер-акушерлык пункты бар.

Мәдәният йорты каршында «Подснежник» фольклор коллективы эшли (җитәкчесе – С.В.Дворова).

Күренекле кешеләре

Т.С.Семёнов (Таэр Тимкки) (1889–1917) – чуаш шагыйре, тәрҗемәче.

Халык саны

1795 елда – 187,
1859 елда – 245,
1880 елда – 306,
1913 елда – 571,
1920 елда – 632,
1926 елда –636,
1938 елда – 603,
1949 елда – 567,
1958 елда – 624,
1970 елда – 731,
1979 елда – 730,
1989 елда – 341,
2002 елда – 309,
2010 елда – 272,
2015 елда – 292 кеше (чуашлар).