Гомуми мәгълүмат

Омск өлкәсенең төньяк-көнчыгыш өлешендә урнашкан. 1924 елда оештырыла. Үзәге – Муромцево эшчеләр поселогы. Мәйданы 6,7 мең кв.км.

Халкы – 22103 кеше. (2016 ел). Татарлар саны 2010 елда – 907 кеше. Татарлар, башлыча, Тазлар, Инсәс, Чуртанлы авылларында яшиләр.

Татар җәмгыяте тормышы

Авыл клублары каршында үзешчән милли коллективлар: «Гөлләр» (Чуртанлы авылы), «Движение» (Инсәс авылы) балалар бию ансамбльләре, «Дуслар» (Чуртанлы авылы), «Звёздочка» (Тазлар авылы), «Миләш» (Чуртанлы авылы), «Родничок» (Тазлар авылы), «Сандугач» (Инсәс авылы) вокаль ансамбльләре эшли.

Ел саен Чуртанлы авылында Сабан туе бәйрәме үткәрелә. Район күләмендә Корбан һәм Ураза бәйрәмнәре, шулай ук туганнарын искә алу көне билгеләп үтелә.

Чуртанлы (1832 елда төзелә, 1990 елларда яңадан торгызыла), Тазлар (2004 елдан) һәм Муромцево эшчеләр поселогында (2010 елдан) мәчетләр бар.

Күренекле кешеләре

Муромцево районында Ике Ленин ордены кавалеры Т.С.Латыйпова (Чуртанлы авылы), җәмәгать эшлеклесе, 1980 елларда Татар радиосында татар телендә тапшырулар мөхәррире М.Г.Алимбәкова (Инсәс авылы) туган.