Биографиясе

1949 елның 14 ноябрендә Пермь өлкәсенең Краснокамск шәһәрендә туган.

Пермь политехника институтын тәмамлаганнан соң (1974), Березники азотлы ашламалар заводында (Пермь өлкәсе) смена башлыгы, баш оператор, цех башлыгы урынбасары булып эшли.

1981–1986 елларда Россошанск химия заводында (Воронеж өлкәсе) цех һәм бүлек башлыгы. 1986–1988 елларда «Оргминудобрения» трестының Северодонецк тармак җитештерү идарәсендә инженерлык-технология бүлеге һәм участок башлыгы (Луганск өлкәсе). 1988–1992 елларда «Л.Я.Карпов исемендәге химия заводы» акционерлык җәмгыятенең баш инженеры, 1995–1999 елларда – генераль директоры. 1992–1995 елларда «Менде-Росси» уртак совет-чехословак предприятиесе техник директоры (Менделеевск шәһәре), 1995–1999 елларда «Химзавод им. Карпова» акционерлык җәмгыятенең генераль директоры.

1999–2013 елларда – «Түбәнкаманефтехим» акционерлык җәмгыяте генераль директоры. 2010 елдан «Түбәнкаманефтехим» акционерлык җәмгыятенең идарә рәисе.

2013 елдан – "ТАИФ" акционерлык җәмгыяте генераль директорының «Түбәнкаманефтехим» акционерлык җәмгыяте белән идарә итү һәм аның стратегик үсеше буенча урынбасары. 2013–2017 елларда «Түбәнкаманефтехим» акционерлык җәмгыятенең директорлар советы рәисе.

Уйлап табуга 16 патенты һәм авторлык таныклыгы бар.

Аның җитәкчелегендә «Л.Я.Карпов исемендәге химия заводы» акционерлык җәмгыятендә сульфит тозлары цехы, гипосульфит цехы яңартып корыла, гранулланган углекислый барий, пропилен капчыклар эшләү һ.б. производстволар төзелә; «Түбәнкаманефтехим» акционерлык җәмгыятендә автомобиль бензины җитештерүгә ирешелә, конкуренциягә сәләтле продукция алу өчен предприятие техник яктан яңадан җиһазландырыла.

1999 елдан Татарстан Республикасы халык депутаты.

Бүләкләре

Татарстан Республикасы Дәүләт бүләге (2001), РФ Хөкүмәте бүләге (2004) лауреаты; 2 нче дәрәҗә «Россия химия индустриясенә керткән хезмәтләре өчен» ордены, медальләр белән бүләкләнә (2005).

Әдәбият

По натуре я – оптимист // Химия и бизнес. 1999. № 33/34.