Тарихы

Авылга XVI йөзнең икенче яртысында нигез салына. Революциягә кадәрге чыганакларда Карланга исеме белән дә билгеле.

1860 елларга кадәр халкы алпавыт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек, он тарттыру кәсепчелеге таралган була.

ХХ йөз башында чиркәү-приход мәктәбе (1887 ел), 4 җил тегермәне, 3 вак-төякләр кибете эшли.

Бу чорда авыл җәмәгатенең имана җире 1340 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Тәтеш өязе Колунец волостена керә. 1920 елдан – ТАССРның Тәтеш, 1927 елдан Буа кантонында.

1930 елның 10 августыннан – Тәтеш, 1957 елның 30 октябреннән Буа районында.

Хәзер Яшевка авыл җирлеге составына керә.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елларда авылда «Самолет» колхозы оештырыла, 1957 елда Кыят спиртсовхозкомбинаты (1967 елдан В.И.Ленин исемендәге Бөтенсоюз авыл хуҗалыгы фәннәре академиясе Бөтенроссия бүлекчәсенең «Кыят» тәҗрибә-җитештерү хуҗалыгы) составына керә, 1992 елда исеме «Кыят» ачык акционерлык җәмгыяте итеп үзгәртелә.

Мәгариф

1970 елларга кадәр авылда башлангыч мәктәп эшли.

Күренекле кешеләре

М.Т.Гарнизов (1924–1943) – гвардия сержанты, Советлар Союзы Герое.

Халык саны

1782 елда – 231 ир заты;
1859 елда – 453,
1897 елда – 876,
1908 елда – 1020,
1920 елда – 1109,
1926 елда – 784,
1938 елда – 652,
1949 елда – 326,
1958 елда – 317,
1970 елда – 258,
1979 елда – 127,
1989 елда – 65,
2002 елда – 45,
2010 елда – 6,
2015 елда – 6 кеше (руслар).