Тарихы

Казан ханлыгы чорыннан мәгълүм. Революциягә кадәрге чыганакларда Ильинский, Зур Шихазда исемнәре белән дә искә алына.

1861 елгы реформага кадәр халкы алпавыт һәм дәүләт крестьяннары катлауларына бүленә. Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек, умартачылык, паркет ясау, тимерчелек тарала. Дворяннар Пыхачевлар, П.Н.Волкова, А.В.Дувинг, А.Е.Матюнина һәм башкаларның утарлары урнаша.

1801 елда төзелгән, искереп беткән чиркәү урынына 1885 елда кирпечтән Илия чиркәве салына (Рус-Византия стилендәге декор белән дини архитектура истәлеге, 1937 елда ябыла, 1995 елда дин тотучыларга кайтарыла).

XX йөз башында Илия чиркәве, земство мәктәбе (1884 елда ачыла), җил тегермәне, 5 вак-төякләр кибете, 2 тимерчелек, паркет әзерләү буенча 2 остаханә (аларда 8 яллы эшче хезмәт куя, крестьян Степановның остаханәсендә елына 10 верстакта 250 кв. сажин паркет җитештерелә).

Авыл җәмәгатенең имана җире 713,9 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Казан өязе Колай волостена керә.

1920 елда – ТАССРның Арча кантонында. 1930 елның 10 августыннан –Питрәч районында.

Хәзер – Питрәч авыл җирлегендә.

Хуҗалык итү рәвеше

1953 елга кадәр авылда Менжинский исем. колхоз оештырыла. 1953 елдан – Калинин исем. колхоз (авылда үзәк утар урнаша; хуҗалыкка шулай ук юкка чыккан Зайцевка, Кече Пүчинкә (“Броневик” колхозы) авыллары да керә), 1957 елдан – “Кулаевский”, 1965 елдан – “Пестречинский” совхозлары, 1974 елдан “Татарстан” совхозы итеп үзгәртелә (авылда үзәк утар урнаша), 1990 еллар башында “Татарский” исеме белән йөртелә.

Халкы башлыча үсемлекчелек, кошчылык белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

2006 елга кадәр тулы булмаган башлангыч мәктәп эшли.

Китапханә (1939 –1981 елларда уку өе), клуб (1992 елдан), фельдшер-акушерлык пункты бар.

Күренекле кешеләре

А.А.Павлов (1925–2001) – Социалистик Хезмәт Герое, Ленин, Хезмәт Кызыл Байрак орденнары кавалеры.

Халык саны

1782 елда – 159 ир заты;
1859 елда – 375,
1897 елда – 461,
1908 елда – 535,
1920 елда – 518,
1926 елда – 595,
1949 елда – 284,
1958 елда – 253,
1970 елда – 312,
1979 елда – 236,
1989 елда – 159,
2002 елда – 342,
2010 елда – 336,
2020 елда – 370 кеше (руслар – 72%, татарлар – 27%).