Биографиясе

1937 елның 23 декабре, Чистай районы Приютовка авылы — 2005 елның 7 сентябре, Казан.

Абрамцево сәнгать-сәнәгать училищесен тәмамлый (1963).

Декоратив-гамәли сәнгатьтә әйдәп баручы рәссамнарның берсе, Татарстанда көнкүреш нәфис керәче яңарышы һәм аны күпләп җитештерүнең башында тора.

Казан төзелеш материаллары комбинатында керәч цехын оештыручы (1964), цех башлыгы (1995).

Б.А.Шубин. Ширбәт өчен «Шәрекъ» савыт-сабасы. 1981

Фаянс. Ялтыравыклы бизәк. Татарстан Республикасы Милли музее

Иҗаты

Б.А.Шубин. «Тимер» дивар тәлинкәсе. 1968

Балчык. Контррельеф, төсле ялтыравык

Шубин, кою технологиясен кулланып, әйберләрне серияләп эшләү ысулын (милли ашлар өчен савыт-саба, сервизлар, бизәкле вазалар, тәлинкәләр һ.б., 700 дән артык әйбер төрләре), яңа оригиналь калыплар эшли, сәнгатьчә бизәү ысулларын: контррельеф, ябыштыру, бизәү, төсле чынаяк, люстр, ангоб, кобальт, эмаль һ.б.ны үзләштерә. Әсәрләрен терракота, шамот, фаянс, фарфор, майоликадан ясый.

Шубинның күп авторлык эшләнмәләре 3 млн һәм аннан да артыграк данәдә тиражлана.

Күргәзмә керамикасы сәнгатен (кече скульптура, идән вазалары, дивар тәлинкәләре һәм орнаментлы панно) үстерүгә зур өлеш кертә.

Әсәрләрнең тематикасын һәм үр нәкләрен сайлаганда татар фольклорына, татар орнаменты үрнәкләрен стильләштерүгә мөрәҗәгать итә, халык сәнгатенә хас төсләр файдалана. Болгар, Алтын Урда һәм Казан татарлары керәче бизәге һәм калыпларын яңарта, Питрәч чүлмәк ясау кәсепчелеге традицияләрен үзләштерә.

Төп әсәрләре: пәрәмәч (1966), шәраб (1967), буза (1968), әйрән (1975) өчен, «Авыл мотивлары» (1995) савыт-саба җыелмалары; кош теле өчен савыт (1969), «Тур» кувшины, квас өчен (икесе дә — 1980); «Атлар» (1984), «Керәчнең тууы» (1989) бизәкле вазалары; «Юбилейга» (1979), «Алтын бакча» (1991) идән вазалары; «Сабан туе» (1967), «Абыстай» (1969), «Казан гербы» (1991) дивар тәлинкәләре; «Казан» штофы (1975); «Бәхет кошы» (1981), «Төрки яугир-аучылары» (1981) паннолары; «Алтынчәч» (1965), «Ай кызы» (1966), «Карәхмәт» (1978), «Сабан туена бару» (1984) кече скульптуралары һ.б.

1964 елдан республика — 1 нче (1983), 2 нче (1985), 3 нче (1989) республика декоратив-гамәли (барысы да Казанда), «Совет Татарстанына 60 ел» (1980, Мәскәү, Казан), «Керәч дөньясы» (2001, Казан); төбәкара — «Зур Идел» (1964, 1967, 1969), «16 автономияле республика» (1971, Мәскәү) күргәзмәләрендә, халыкара күргәзмә-ярминкәдә (1980, Лейпциг шәһәре, ГДР) һ.б.да катнаша.

Шәхси күргәзмәләре 1969, 1976, 1988 һ.б. Казанда, 1983 елда Мәскәүдә уздырыла.

Әсәрләре «Кусково утары» Дәүләт керәч музеенда, ТР Милли музеенда, ТР Дәүләт сынлы сәнгать музеенда, «Казан» милли мәдәният үзәгендә һ.б.да саклана.

Б.А.Шубин. «Сөембикә». 1975

Терракота. Уеплау. Татарстан Республикасы Милли музее

Истәлеге

Б.А.Шубин. Шулпа өчен савыт-саба җыелмасы. 1970

Терракота. Контррельеф, төсле ялтыравык, эмаль. ТР Дәүләт сынлы сәнгать музее

Шубин турында Казан телевидение студиясендә «Керәч тылсымчысы» (1969), «Татар сувениры» (1977) телефильмнары төшерелә.

Әдәбият                

Радуга в доме: Фотоальбом. К., 1985; 

Валеева-Сулейманова Г.Ф. По мотивам булгарской керамики // Декоративное искусство СССР. 1986. № 11; 

шул ук. Художник Борис Шубин. Искусство керамики Татарстана. К., 1999.

Автор — Г.Ф. Вәлиева-Сөләйманова