Татарстан композиторлары иҗатында шактый зур үсеш ала. Камера-вокаль (җырлар, романслар, солистлар һәм зур булмаган ансамбльләр өчен җырлар, романслар, вокаль цикллар) һәм камера-инструменталь (төрле составлар өчен программалы пьесалар цикллары, сонаталар, сюиталар, квартетлар, камера ансамбльләре) жанрлар керә.

ХХ йөз башы татар музыкасында башкаручы-музыкантлар иҗатында беренче тапкыр скрипка, фортепиано, думбра, зур булмаган инструменталь ансамбльләр өчен инструменталь миниатюралар барлыкка килә; Г.Зайпин, И.Козлов, З.Яруллин, Х.Әхмәдуллин, С.Габәши әлеге камера әсәрләренең беренче авторлары һәм башкаручылары булалар.

Профессиональ татар композиторларының Камера музыкасы иҗаты үсеше 1930–1940 елларга туры килә. Башта В.Виноградов, М.Мозаффаров, А.Ключарёв, З.Хәбибуллинның татар халык көйләренә эшкәртмәләре, аннан соң вокаль миниатюралар, фортепиано өчен әсәрләр (М.Мозаффаров һәм Н.Җиһанов сонатиналары), Ф.Яруллинның виолончель өчен сонатасы, З.Хәбибуллинның Скрипка һәм фортепиано өчен поэмасы иҗат ителә.

Яңа буын композиторлар (Ф.Әхмәтов, Р.Еникиев, А.Леман, А.Монасыйпов, М.Яруллин, Б.Трубин) Камера музыкасы өлкәсенә өстенлек биргәнлектән, Камера музыкасы жанрлары 1950–1960 елларда аеруча нык үсә. Композиторлар күбрәк Европа классик традициясе жанрларында (сонаталар, партиталар, квартетлар, квинтетлар) эшлиләр. Алар шулай ук соло уен кораллары өчен әсәрләр дә (Р.Яхинның фортепиано өчен пьесалары, А.Ключарёвның фортепиано өчен язылган «Туган як күренешләре» циклы, Н.Җиһановның «12 музыкаль сурәт» һәм «Матюшино эскизлары», А.Монасыйповның «Биш лирик картина һәм марш»ы, М.Мозаффаров, З.Хәбибуллин, Ә.Бакировларның скрипка өчен поэмалары, Р.Еникиевнең «Вальс-поэма»сы, Р.Яхин һәм Л.Хәйретдинованың Виолончель өчен элегияләре һ.б.) иҗат итәләр. Р.Яхинның татар музыкасын яңа хисләр гаммасы (соклану, омтылыш, зарыгу, патетика, дәрт) белән баеткан романслары камера-вокаль музыкасы үсешенә зур йогынты ясый.

А.Монасыйпов иҗатында да вокаль лирика (еш кына джаз катнашында) сизелерлек урын алып тора. Ф.Әхмәтов, А.Ключарёв, Р.Еникиев, И.Якупов, Р.Еникиева әсәрләре арасында шулай ук камера-вокаль характерындагы әсәрләр бар.

1970–1990 елларда Камера музыкасы Татарстанда беренче планга чыга. Бүгенге көндә иҗатның шушы шактый бай өлкәсе А.Луппов, Л.Любовский, Р.Белялов, А.Миргородский, Ш.Шәрифуллин, Ш.Тимербулатов, Л.Блинов, И.Якупов, Б.Четвергов, Р.Әхиярова, Ф.Шәрифуллин, М.Шәмсетдинова, Р.Кәлимуллин, А.Руденко, С.Беликов һ.б.ның әсәрләрендә көчле яңгыраш ала. Композиторлар музыкаль гәүдәләндерү чараларының киң спектрыннан, композиторлык техникасының яңа алымнарыннан файдаланалар. Аларның иҗаты, урта гасыр татар әдәбияты темалары һәм образларын, мөнәҗәт һәм бәет жанры үзенчәлекләрен кулланып, Шәрекъ мөселман халыклары мәдәниятенә һәм татар халкының этник төркемнәре фольклорына игътибарны юнәлтү белән бергә традицион музыка материалына карата яңа мөнәсәбәте ягыннан аерылып тора. Р.Беляловның фольклор сюиталары, Ш.Шәрифуллинның камера цикллары, А.Монасыйповның солистлар ансамбле өчен язылган «Керәшен көйләре» һәм «Борынгы Болгар кыйссасы» әсәрләре, Р.Кәлимуллинның фортепиано фантазияләре һәм тавыш, 2 флейта, виолончель һәм фортепиано өчен «Риваяте», 2 флейта, фортепиано һәм бәрмә уен кораллары өчен язылган «Пальмира күренеше», М.Шәмсетдинованың «Пәйгамбәрнең тууы» вокаль-инструменталь композициясе шундыйлардан.

Композиторлар иҗатына күбесенчә республиканың югары профессиональ башкаручы көчләре стимул бирә. 1972 елда Зур концерт залына орган куелу Ф.Әхмәтов, Ш.Шәрифуллин, Л.Блинов, Р.Кәлимуллин, Р.Салиховларның махсус әсәрләр иҗат итүенә этәргеч бирә.

1992 елдан «Европа-Азия» заманча музыка халыкара фестивален уздыру Татарстанда Камера музыкасы үсешенә шактый йогынты ясый. Бу музыка форумының Евразия компоненты төрле илләрдәге башкаручыларны һәм композиторларны үзенә җәлеп итә, хәзерге музыкаль культураның киң панорамасын һәм үсеш динамикасын күрсәтә, бер үк вакытта Татарстан композиторлары музыкасын дөнья музыка җәмәгатьчелегенә тәкъдим итә.

Автор – Г.Б.Гобәйдуллина