1930 елда Казанның Киров районында Елга аръягы Эшчеләр сарае каршында, цехларда эшләүче эшчеләр коллективларына өйлә вакытында хезмәт күрсәтү максатыннан, кечкенә формалы театр буларак оеша.

8–10 һәвәскәр артисттан тора.

Репертуарын скетчлар, көнүзәк җитештерү темасына зур булмаган сәхнә күренешләре тәшкил итә.

1932 елда — партиянең «Авиастрой» төзелеш комитеты, 1933 елдан ТАССР Мәгариф халык комиссариаты карамагына күчә һәм рәсми рәвештә «Татар дәүләт сәнгать күчмә эшче театры» дип аталып йөртелә башлый.

Сәнгать җитәкчесе һәм директоры итеп Ә.Г.Мәҗитов билгеләнә.

1935 елда театрга Печән базары мәчете бинасын бирәләр.

Труппа составында һәвәскәр актерлар һәм Татар театр техникумын тәмамлаучылар Ч.Аджарова, Җ.Вәлиев, В.Гафаров, И.Гафуров, К.Гыйльманов, Р.Гобәйдуллина, А.Заһидуллин (Мамай), Ш.Зарипов, Ф.Зарипова, Н.Камалов, М.Карамышева, С.Сәгыйтов, Г.Сәлахов, Г.Ситдыйков, Ф.Халитов, А.Хәсәнов, Ш.Шакиров була.

Репертуарын Ә.Мәҗитовның «Гармун сөйләр», «Кыю куркак», «Кояшлы цех», «Уңышсыз карьера», «Шәхси секретарь», Г.Камалның «Беренче театр», Ш.Камалның «Ут», Ф.Вольфның «Каттаро матрослары» («Матросы из Каттаро») пьесалары тәшкил итә.

Эшчәнлегенең башлангыч чорында театрның иҗат ысулы спектакльләрдәге актуаль сәяси проблемаларны яктыртуга нигезләнә. Актерлардан теге яки бу рольне башкаруда җиңеллек, тәэсирлелек, сәнгатьлелек, плакатлылык, текстны ачык итеп җиткерү таләп ителә.

Алга таба зур күләмле драматургия материалы белән эш иткәндә, профессиональ режиссерларны (С.Я.Вәлиев-Сульва, Б.Э.Ниренбург), сәхнә теле һәм актерлык осталыгы буенча педагогларны чакырып ала башлыйлар, профессиональ белем бирү оештырыла.

Үз биналары эшкә яраклы булмау сәбәпле, актерлар шәһәрнең клуб мәйданчыкларында, предприятиеләр цехларында чыгыш ясарга, ТАССР районнары буйлап гастрольләрдә йөрергә мәҗбүр булалар.

1934 елның җәендә театр ике тапкыр Мәскәүгә гастрольгә чыга.

1937 елда матди базасы булмау сәбәпле ябыла.

Автор Ю.А.Благов