Биографиясе

1867 елның 16 (28) сентябре, Казан губернасы, Чистай өязе Яңа Ибрай авылы – 1942 елның 20 августы, Аксубай районы Иске Ибрай авылы.

1883–1891 елларда Чистай мәдрәсәсендә белем ала.

1891–1899 елларда укытучы.

1899 елдан Бозаулык шәһәрендә имам булып тора.

1915 елдан Казанда яши, «Кояш» газетасында эшли, 1916 елдан – Уфада, «Тормыш» газетасында.

1924 елдан Мәскәүдә яши.

СССР халыклары үзәк нәшриятында эшли, 1925–1932 елда – «Фән һәм дин» журналының җаваплы сәркәтибе.

1941 елның язында Иске Ибрай авылына күчеп кайта.

Иҗаты

Г.М.Гафуров-Чыгътай – «Тутам» повесте авторы. Аның 1 нче кисәге 1898 елда языла, 1902 елда Ф.Кәриминең матди ярдәме белән Оренбургта әсәрнең төп герое Галимә псевдонимы белән басыла. Әсәр Галимәнең ире белән әңгәмәсенә корылып язылган.

Әңгәмәләрдә гаиләдәге патриархаль яшәү рәвеше тәнкыйтьләнә, хатын-кызның җәмәгать эшчәнлегендә катнашу хокукы яклана. Повесть татар һәм рус җәмәгатьчелеге тарафыннан уңай бәяләнә (Р.Фәхретдинов, Н.И.Ашмарин).

1906 елның июнендә «әл-Гасрелҗәдид» журналында повестьның 2 нче кисәге басыла.

1908 елда Г.Тукай инициативасы белән әсәрнең ике кисәге дә аерым китап булып чыга.

Г.М.Гафуров-Чыгътайның исламның төп кагыйдәләренә каршы чыккан «Исабәт» исемле публицистик китабы (1909 ел) Коръән һәм шәригатьнең күп кенә кагыйдәләрен шик астына куя. Бу китап өчен автор руханилык дәрәҗәсеннән мәхрүм ителә.

Әсәрләре

Мин нидән динсезләндем. М., 1924;

Дини корбаннар. М., 1927;

Дин хорафатлары. М., 1929.

Әдәбият

Рахманкулов З. «Исабәт» китабы хакында мөляхәзә // Шура. 1910. № 1;

Гайнуллин М. Татарская литература XIX в. Казань, 1975;

Гайнуллин М. Татарская литература и публицистика начала XX в. Казань, 1983.

Автор – А.М.Ахунов