Эчтәлек

В.Ульянов бүлмәсе. Экспозиция фрагменты

1888 елның 4 сентябреннән 1889 елның 3 маена кадәр Ульяновлар гаиләсе вакытлыча яшәгән Орловлар йортының (1880 еллар корылмасы) флигелендә 1937 елның 7 ноябрендә Октябрь революциясенең 20 еллыгына ачыла.

1991 елга кадәр КПССның Татарстан өлкә комитеты карамагында була. Музейны оештыруда һәм өйне элеккечә җиһазландыруда М.И. һәм Д.И.Ульяновлар һәм аларның туганнан туган энесе Н.И.Веретенников катнашалар; өйнең интерьерлар планын А.И.Ульянова-Елизарова төзи. Музей мәйданы таш янкорма (1970 елгы реконструкция вакытында корыла) һәм янәшәдәге территория белән 0,5 га, экспозиция мәйданы 169 м2 били. 1960 елдан табигать истәлеге статусы бирелә.

Музей фондларында (үзәкләштерелгән) мемориаль әйберләр, Ульяновларның гаиләсе турында иллюстратив һәм документаль материаллар, фоторәсемнәр, китаплар, В.И.Ленин һәм аның туганнарының биографиясен ачкан, XIX йөз ахырындагы Казанны тасвирлаган материаллар бар. Хәзерге экспозиция авторлары: К.Г.Валидова, К.Н.Кузнецова, бизәүчеләр В.А.Нестеренко, А.О.Бойко (А.Н.Тихонов җитәкчелегендә). Экспозиция В.И.Ульянов тормышының Казан чоры, аның Казан университетында укуы, Казан студентлары җыенында (1887) катнашуы, беренче тапкыр кулга алынуы һәм Кокушкино авылына сөргенгә җибәрелүе турында сөйләүче документаль бүлекне, шулай ук мемориаль бүлмәләрне үз эченә ала.

Аеруча кыйммәтле экспонатлар арасында — йорт кирәк-яраклары: фаянстан ясалган шикәр савыты һәм алты көмеш кашык, М.А.Ульянованың кул эшләре, шкатулкасы, өстәл көзгесе, аның әтисе А.Д.Бланкның пыяла кара савыты, шулай ук В.И.Ульяновның Сембер гимназиясе укытучылары һәм чыгарылыш сыйныф укучылары арасында истәлеккә төшкән уникаль фотосурәте бар.

Музей директоры — Т.И.Басова (2009 елдан).

Әдәбият

Государственный реестр особо охраняемых природных территорий Республики Татарстан. К., 1998;

Российская музейная энциклопедия. М., 2001. Т. 1;

Все музеи Казани: Справ.-путеводитель. К., 2004.