Эчтәлек

Җиһанша Бикмөхәммәт улы (1817, Казан губернасы, Казан өязе Кариле авылы — 1870, Казан), 1853 елдан Казанда; 2 нче гильдия сәүдәгәр, элек ваклап сату белән шөгыльләнә. Сабын кайнату заводы, тукыма ф-касы, кареталар остаханәсе, берничә табыш йорты хуҗасы. 1862 елдан Печән базарында сәүдә корпусы төзелешендә подрядчы була. Шәһәр хакимиятеннән 45 кибет урнашкан әлеге корпусны 15 елга (1862–1877) арендага ала; кибетләрнең бер өлешен башка сәүдәгәрләргә арендага бирә. Предприятиеләренең еллык товар әйләнеше 500 мең сумга җитә. 1867 елда Казанда мәчет төзүгә акча бирә, ул мәчет «Госман мәчете» дип атала (хәзер Солтан мәчете). Аның башлангычы белән мәчет янында «Госмания» мәдрәсәсе төзелә башлый (төзелеш 1871 елда төгәлләнә). Шулай ук җирле имамнар файдасына торак йорт һәм 2 кибет иганә кыла. Аның турында Ш.Мәрҗани: «Бу кешенең күпме изге гамәл кылганына Аллаһ шаһит!» — дип яза. Казанның дәрәҗәле гражданы исеменә лаек була.

Солтангабделгазиз Җиһанша улы (1868, Казан — 1917 елданн соң), сабын кайната, мануфактура белән сәүдә итә. Бик күп көчен һәм акчасын «Госман мәчете»н тотуга бирә, соңыннан мәчет аның хөрмәтенә Солтан мәчете дип йөртелә башлый. Иң абруйлы татар конфессиональ уку йортларының берсе булып исәпләнгән «Госмания» мәдрәсәсенең попечителе һәм тотучысы. «Казан шәһәренең ярлы мөселманнарына ярдәм җәмгыяте» идарәсе әгъзасы.

Әдәбият

Мәрҗани Ш. Мөстафад әл-әхбар фи әхвали Казан вә Болгар. К., 1989; 

Свердлова Л.М. Купечество Казани: дела и люди. К., 1998; 

Золотые страницы купечества, промышленников и предпринимателей Татарстана, К.,2001.

Автор — Р.А.Айнетдинов