Биографиясе

1909 елның 20 июне, Цивильск шәһәре, хәзер Чуаш Республикасы – 1972 елның 9 феврале, Казан.

Казанда Чуаш педагогия техникумын (1927) тәмамлый.

1930 елга кадәр укытучылык эшен башкара, 1941 елга кадәр "Колхозник Татарии", "Красная Татария" газеталары редакциясендә эшли.

Бөек Ватан сугышы елларында "Вперёд, к победе" дивизия газетасы хезмәткәре була, сугышчан операцияләрдә катнаша.

Казан губернасының Спас өязе Рус Бизнәсе авылында крестьяннар кузгалышы турында тарихи "Бизнә" ("Бездна",1951) повесты, балалар өчен "Урман табышмаклары" ("Лесные загадки", 1958) хикәяләр җыентыгы, "Ерзовка" (1966) – Сталинград сугышы турында истәлекләр, "Раифадагы һәйкәл" ("Обелиск в Раифе, 1969) документаль повесть, очерклар авторы.

Бүләкләре

2 нче дәрәҗә Ватан сугышы, Кызыл Йолдыз орденнары, медальләр белән бүләкләнә.

Әдәбият

Гиниятуллина А. Писатели Советского Татарстана: Биобиблиогр. справ. К., 1970;

Даутов Р.Н., Нуруллина Н.Б. Совет Татарстаны язучылары: Биобиблиогр. белешмә. К., 1986.