Тарихы

Авылга XVII йөзнең икенче яртысында нигез салына.

1830 елларга кадәр халкы удел һәм дәүләт крәстияннәре катлавына керә, лашман хезмәтен үти. Бу чорда халкы игенчелек һәм терлекчелек белән шөгыльләнә.

1859 елгы мәгълүматларга караганда авылда мәчет, ХХ йөз башында 2 мәчет һәм 1 мәдрәсә эшли.

Авыл җәмәгатенең имана җире 1608 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Сембер губернасының Буа өязе Иске Суыксу волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Буа кантонында. 1930 елның 10 августыннан Буа районында.

Хәзер Норлат авыл җирлеге үзәге.

Хуҗалык итү рәвеше

1929 елда авылда «Октябрь-12» колхозы (тарала), 1931 елда «Марс-3» колхозы оештырыла, 1950 елда аның составына «Красный партизан» колхозы (Кыр Әнәлесе авылы) керә, 1952 елдан авыл «Маяк» колхозы (Кайбыч авылы) составына керә.

1991 елдан «Нур» колхозы, 1994 елдан акционерлык җәмгыяте «Вираж» ярдәмче хуҗлыгы, 2009 елдан «Вираж» акционерлык җәмгыяте составындагы «Агронур» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять.

Халкы күбесенчә «Агронур» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьтә, «Авангард» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьтә эшли, кырчылык, ит-сөт терлекчелеге белән шөгылләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

1921 елда авылда башлангыч мәктәп ачыла, 1928 елда – җидеелык, соңрак тулы булмаган урта, 2015 елда – башлангыч мәктәп итеп үзгәртелә, 2017 елда ябыла.

Авылда мәдәният йорты (2001 елда яңа бина төзелә), балалар бакчасы (1997 елда яңа бина төзелә), китапханә, фельдшер-акушерлык пункты, мәчет (1991 елдан) бар.

Мәдәният йорты каршында «Кубәләгем» татар халык җыры ансамбле (2014 елдан, җитәкчесе – Р.М.Гыйльметдинова), «Бәхет» театр коллективы (2015 елдан, җитәкчесе – Л.Ш.Ногманова) эшли.

Күренекле кешеләре

И.Г.Әхмәтҗанов (1948 елда туган) – журналист, ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре;

Ш.Ә.Мостаев (1929–2012) – дәүләт һәм профсоюз эшлеклесе, ТАССР финанс министры (1969–1984 елларда), ТАССР Югары Советы Президиумы рәисе (1986–1990 елларда), Кызыл Байрак, Халыклар дуслыгы орденнары кавалеры;

Ф.Норлатый (1804–1886) – шагыйрь;

Р.Р.Шәйхетдинов (1957 елда туган) – инженер-төзүче, ТРның Дәүләт бүләге лауреаты.

Халык саны

1859 елда – 746,
1880 елда – 522,
1897 елда – 1144,
1913 елда – 1457,
1920 елда – 1156,
1926 елда – 1121,
1938 елда – 887,
1949 елда – 654,
1958 елда – 518,
1970 елда – 463,
1979 елда – 301,
1989 елда – 211,
2002 елда – 313,
2010 елда – 259,
2015 елда – 287 кеше (татарлар).