- РУС
- ТАТ
Татарстанның Буа районындагы авыл, Лашчы елгасы буенда, Буа шәһәреннән 16 км төньяктарак урнашкан
Авылга XVIII йөзнең беренче яртысында нигез салына. Революциягә кадәрге чыганакларда Кузбеева исеме белән дә билгеле.
XVIII йөздә – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкы игенчелек һәм терлекчелек белән шөгыльләнә.
ХХ йөз башында авылда мәчет, мәдрәсә, 3 бакалея кибете эшли. Авыл җәмәгатенең имана җире 473,8 дисәтинә тәшкил итә.
1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Тәтеш өязе Килдураз волостена керә. 1920 елдан – ТАССРның Тәтеш, 1927 елдан Буа кантонында. 1930 елның 10 августыннан Буа районында.
Хәзер Килдураз авыл җирлегенә керә.
1930 елда авылда – Ворошилов исемендәге колхоз (беренче рәисе –Й.Хәбибуллин), соңрак «Чулпан» колхозы оештырыла, 1950 елда берләштерелгән «Коммуна» колхозы (үзәге Килдураз авылында) составына керә. 1994 елдан «Коммуна» крәстиян хуҗалыклары ассоциациясе, 1999 елдан «Коммуна» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять.
2001 елда авылда мәчет ачыла.
Х.К.Әбүзәров (1924–1983) – авыл хуҗалыгы предприятиесе җитәкчесе, Бөек Ватан сугышында катнаша, Ленин ордены, «Почёт билгесе», III дәрәҗә Дан орденнары кавалеры;
Л.Ш.Җамалетдинов (1935 елда туган) – фольклорчы, филология фәннәре кандидаты, ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре, ТАССРның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты;
В.Х.Хаков (1926–2008) – тел галиме, тюрколог, филология фәннәре докторы, ТАССРның атказанган фән эшлеклесе.
1782 елда – 29 ир заты;
1859 елда – 202,
1897 елда – 333,
1908 елда – 403,
1920 елда – 364,
1926 елда – 248,
1938 елда – 286,
1949 елда – 224,
1958 елда – 147,
1970 елда – 115,
1979 елда – 88,
1989 елда – 38,
2002 елда – 21,
2010 елда – 14,
2015 елда – 13 кеше (татарлар).
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.