Биографиясе

1773 – 1810 елның 20 декабре, Казан.

Севск һәм Белгород руханилар семинарияләрендә, Киев руханилар академиясендә, 1796 елдан Мәскәү университында белем ала.

1799–1804 елларда Казандагы Беренче ир балалар гимназиясендә укыта.

1805 елдан Казан университеты адъюнкты, бер үк вакытта физика кабинеты мөдире, профессор (1810 ел).

1808 елда рус һәм татар телләрендә атналык «Казанские известия» («Казан хәбәрләре») газетасын чыгару проектын әзерли, 1809 елда газетаны рус телендә чыгаруга рөхсәт алуга ирешә.

Системалы метеорологик күзәтүләр алып баруны оештыручы.

И.И.Запольский шәкертләре арасында – Н.И.Лобачевский, И.М.Симонов, Д.М.Перевощиков (соңыннан Мәскәү университеты ректоры).

Хезмәтләре

Рассуждения о самолюбии // Тр. Казан. об-ва любителей отечественной словесности. Казань, 1815.

Әдәбият

Биографический словарь профессоров и преподователей Императорского Казанского университета (1804–1904). Казань, 1904. Ч. 1.