Эчтәлек

Ерак Көнчыгыштан алып Көнбатыш Европага кадәрге территорияне колачлый. Колбиләүчелек һәм ыруглык социаль-икътисади мөнәсәбәтләре таркалу һәм феодализм барлыкка килү чорында бара.

Халыкларның бөек күчеше шартлы рәвештә 3 чорга бүленә.

1 нчесе (II йөз – IV йөз уртасы) герман кабиләләрендә хәрби-кабилә берлекләре оешу (Рейнның югары өлешендә алеманнар, урта һәм түбән Рейнда франклар, Эльбаның түбәнге өлешендә сакслар, Дунай уртасы тирәсендә вандаллар, Кара диңгез буенда готлар) һәм аларның Рим империясе чикләренә актив үтеп керүләре, шулай ук Көньяк Уралда һәм Идел аръягында һуннарның этносәяси берләшмәсе барлыкка килү белән сыйфатлана.

2 нчесе (IV йөз уртасы – V йөз уртасы) һуннарның Европага килеп чыгуы, Рим империясенең таркалуы һәм «варварларның» империя чикләреннән чыгып күченүе белән билгеләнә. Һуннарның Дон буена бәреп керүе белән башланып китә, алар анда аланнарны җиңәләр, Эрманарихның (Германарихның) остготлар дәүләтен (375) яулап алалар һәм Төньяк Кара диңгез буен үзләренә буйсындыралар, аннары вестготларны (гервингларны) тар-мар итәләр. 377 елда һуннар һөҗүме аркасында Рим империясе чикләренә чигенгән вестготлар император Валентны Адрианополь янында (378) җиңәләр, Балканда урнашалар. Рим империясенә варварлар үтеп керү аның кризисына һәм Көнбатыш һәм Көнчыгыш өлешләргә бүленүенә (395) китерә. Башында Аларих торган вестготлар Төньяк Италиягә бәреп керәләр (395), Римны алалар (410), ә 418 елда Көньяк Франциягә килеп урнашалар. IV йөз ахырында Урта Дунай буенда һуннар державасы барлыкка килә. Ругила (Руа), Бледа һәм Аттила идарә иткәндә ул иң югары куәтенә ирешә һәм зур хәрби-сәяси көчкә әверелә, күп тапкырлар Көнбатыш һәм Көнчыгыш Рим империяләре территорияләренә бәреп керә. Аттиланың вафатыннан соң (453), һуннар державасы таркала.

3 нчесе (V йөз уртасы – VII йөз) Көнбатыш Рим империясенең юкка чыгуы (476) һәм Халыкларның бөек күчешенә славян кабиләләренең кушылып китүе белән бәйле, бу аларның Балканга күчеп китүенә һәм «варварлар дәүләтләре» дип аталган берләшмәләр барлыкка килүгә китерә. Бу Дунайда чикләр югалуга һәм славяннарның (сербларның, хорватларның, склавиннарның һ.б.ның) Балканга массакүләм эмиграциясенә (626–630 еллар), славяннарның беренче дәүләти берләшмәләре – Само дәүләте, шулай ук «Җиде кабилә» конфедерациясе һәм болгарларның – Беренче Болгар патшалыгы (681) барлыкка килүгә сәбәп була. Бу чорда Көнбатыш Европада германнарның элеккеге Рим империясе җирләренә: франкларның – Галлиягә, аланнарның, вандалларның – Испания һәм Төньяк Африкага, вестготларның – Көньяк Франция һәм Испаниягә, англосаксларның – Британиягә, остготларның Италиягә таралып урнашу процессы көчәя, алар үз корольлекләрен төзиләр.

Халыкларның бөек күчеше вакытында Идел-Урал төбәгендә шактый гына этномәдәни үзгәрешләр бара, алар Азелино, Имәнкискә, Турбаслы һ.б. археологик культуралар, яңа тип истәлекләр барлыкка килү (Андреевка һәм Турай курганнары һ.б.), Урта Идел буена төрки телле кабиләләр, шул исәптән болгарлар килеп урнашу белән билгеләнә. Халыкларның бөек күчеше элгәреге феодаль төрки дәүләтләр – Төрки каганлыгы, Бөек Болгар дәүләте һ.б.оешуга булышлык итә. Ул Евразиядә глобаль этносәяси һәм социаль үзгәрешләргә сәбәп була, Рим империясенең һәм антик цивилизациянең юкка чыгуы, Евразиянең этносәяси картасы үзгәрү һәм урта гасырлар феодаль дәүләтләре оеша башлау белән төгәлләнә.

Әдәбият

Ременников А.М. Борьба племён Северного Причерноморья с Римом в III в. М., 1954.

Корсунский А.Р., Гюнтер Р. Упадок и гибель Западной Римской империи и возникновение германских королевств (II в. до н. э. – V в. н. э.). М., 1984.

Буданова В.П. Готы в эпоху Великого переселения народов. М., 1990.

Седов В.В. Славяне в древности. М., 1994.

Буданова В.П., Горский А.А., Ермолова И.Е. Великое переселение народов. Этнополитические и социальные аспекты. М., 1999.

История татар с древнейших времён. Народы степной Евразии в древности. К., 2002.

Lot F. Les invasions barbares et le peuplement de I'Europe. P., 1937. V. 1.

Thompson E.A. A History of Attila and the Huns. Oxf., 1948.

Demougeot E. La formation de I'Europe et les invasions barbares. P., 1979. V. 1–2.

Burns Th.S. A history of the Ostrogoths. Bloomington, 1984.

Автор – И.Л.Измайлов