Биографиясе

1914 елның 17 марты, Казан — 1942 елның 27 июле, Волгоград шәһәре тирәсендә.

Җиде сыйныфны һәм фабрика-завод өйрәнчекләре мәктәбен тәмамлаганнан соң, 1931-1932 елларда Казанның «Заря» кондитер фабрикасында кондитер өйрәнчеге булып эшли.

1932 елдан Кызыл Армия сафларында.

Сталинград очучылар хәрби авиация мәктәбен тәмамлый (1934).

Совет-фин сугышында катнаша. И-15 бис һәм И-153 самолетларында сугыша.

1941 елның июненнән Бөек Ватан сугышы фронтларында, 6 нчы армия 44 нче истребительләр авиациясе дивизиясендә эскадрилья командиры.

1941 елның октябренә Көньяк-көнбатыш фронт очучылары составында 42 сугышчан очыш ясый, дошман аэродромнарындагы 17 самолётны юк итә.

1942 елның җәендә Сталинград янындагы һава сугышында дошманның 2 самолётын бәреп төшерә.

1942 елның 27 июлендә дошманның 3 самолётын бәреп төшерә һәм һава сугышында һәлак була.

Бүләкләре

Ленин ордены, Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнә.

Истәлеге

Казандагы бер урам Ф.М.Фәткуллин исемен йөртә.

Әдәбият

Батырлар китабы – Книга Героев. Казань, 2000;

Книга Героев = Батырлар китабы / сост.: М.В.Черепанов, Е.В.Панов. Казань, 2022. С. 158.

Авторлар — М.З.Хәбибуллин, Л.М.Айнетдинова, Г.Х.Галимуллина