Биографиясе

1900 елның 22 марты, Казан губернасы Цивильск шәһәре – 1970 елның 5 декабре, Казан.

1923 елда Архитектура-техник институтын тәмамлый. Кызыл Армиядә хезмәт иткән вакытында укуы өзелеп тора (1919–1922).

Институтның график остаханәсен җитәкли (1923–1925). «Красная Татария» газетасы (1925–1945), «Чаян», «Азат хатын», «Атака» кебек Казан журналлары белән хезмәттәшлек итә (1920–1930 еллар).

Рәссамнар берлеген, «Окна сатиры»ны оештыруда катнаша, аларда әгъза булып тора (1936; 1941), остаханәдә чыгарылган плакатлар авторы.

«Всадник» (1923), АХРРның Татарстан бүлеге (1925) иҗат берләшмәләре әгъзасы.

Сокольский Н.М. Яңгырдан соң. 1940 еллар

Киндер, майлы буяу. Татарстан Дәүләт сынлы сәнгать музее

Сокольский Н.М. Иртә яз. Пейзаж. 1935

Катыргыга тарттырылган киндер, майлы буяу. Татарстан Дәүләт сынлы сәнгать музее

Иҗаты

Иҗат юлын график, эстамплар, китап-журнал иллюстрацияләре, плакатлар авторы, полиграфик продукцияләр бизәүче (тышлык, титул битләре, китап исемнәре эскизлары һәм башкалар) буларак башлый.

Басма хезмәтләр чыгаруда «Всадник» коллективы традицияләрен дәвам итә. «Казан» төсле линогравюралар альбомы (1923), «Шәһәр пейзажы» линогравюрасы (1923), «Асфальт түшәүчеләр» литография һәм офортлары (1925), «Заводта тәнәфес вакыты» офорты (1925 тирәсе); тушь һәм карандаш техникаларында портрет, тарихи, көнкүреш һәм агитация жанрларында башкарылган станлы һәм газета рәсемнәре – республикадагы агымдагы вакыйгаларны, эшчеләр сыйныфы, колхозчы крәстиян тормышын яктырткан репортаж характерындагы зарисовкалар; юлбашчылар, җәмәгать эшлеклеләре һәм язучылар: В.И.Ленин (1932, 1950), С.М.Киров, М.И.Калинин (икесе дә – 1936), А.С.Пушкин (1937, 1949), М.Горький (1951) портретлары авторы.

Китап графикасында Н.М.Сокольский Татгосиздатның басма әсәрләренә: И.Бабель (1920 еллар), М.Горький (1940 еллар) хикәяләренә, А.Львовның «Көлке дә, гөнаһ та» («И смех, и грех») брошюрасына (1927) иллюстрацияләр иҗат итә.

Рәссам иҗатында 1920 еллар агитациясе («Бөтендөнья хезмәт ияләре 1 Майда капиталга каршы бердәм фронт төзиләр», 1923 тирәсе); «Куып җитәргә һәм узып китәргә», 1929) һәм Татгосиздатта басылган сугыш вакыты плакатлары («Канга кан! Үлемгә үлем!», 1941; «Җиңү фондына», 1944; «Берлинга!», 1945), «Окна сатиры»да трафарет техникасында кулдан чыгарылган плакатлары («Фрицның ике ялы», «Җиңү хакына барысын да бир!», «Иген үстерү», «Бүгеннән һәм мәңгегә җиребез азат», барысы да – 1941–1945) аерым урын алып тора. Н.М.Сокольский графикасына сизгер, ачык тел, төсле эре таплар һәм ачык төгәл сызыкларга тартылу хас.

Станлы нәкыше идеясенең пафослылыгы белән аерылып тора: Ленин тематикасы, хезмәт темасы, тарихи-революцион картиналар, пейзажлар, натюрмортлар – «Яз» (1929), «Төзелештә» (1930), «Красный металлист» заводының механика цехы» (1930–1934), «Кырдан соңгы олаулар» (1933), «Төнге ашлык суктыру», «В.И.Ленин 1919 елда митингта» (икесе дә – 1934), «В.И.Ленин – гимназист» (1939), «Казанда 1945 елның 9 мае – Җиңү көне» (1945–1946), «Тукайның соңгы язы» (1947), «Татарстанның нефть ятмаларында» (1957), «Баранкалар белән натюрморт» (1967), «Колхоз кыры» (1969), «Икмәк» (1970).

Сокольский Н.М. Хатын-кызлар бригадасы кырда. 1950–1960 еллар

Киндер, майлы буяу. Татарстан Дәүләт сынлы сәнгать музее

Сокольский Н.М. Кояш баешы. 1950–1960 еллар

Киндер, майлы буяу. Татарстан Дәүләт сынлы сәнгать музее

Күргәзмәләре

ТатАХРР (1925 елдан), төбәк – «Зур Идел» (Волгоград шәһәре, 1967; Ульянов шәһәре, 1969), бөтенроссия – 6 автономияле республика (Казан, 1947), РСФСР рәссамнары (Мәскәү, 1949), Бөтенсоюз нәкышь, скульптура, графика сәнгать күргәзмәләре (Мәскәү, 1946), халыкара – «Китап сәнгате» (Париж, 1931), «СССРның хәзерге заман сәнгате» (Сан-Франциско, Чикаго, Филадельфия, Нью-Йорк, барысы да – 1933) күргәзмәләрендә; Татар сәнгате һәм әдәбияты декадасы көннәрендә ТАССР рәссамнары күргәзмәсендә (Мәскәү, 1957) һәм башкаларда катнаша.

Казанда шәхси күргәзмәләре 1934 (В.А.Родионов белән берлектә), 1943, 1965 (В.К.Тимофеев белән берлектә), 1966 елда (В.И.Куделькин белән берлектә) уздырыла.

Сокольский Н.М. Казан. 1923

Кәгазь, линогравюра. Татарстан Дәүләт сынлы сәнгать музее

Әсәрләр тупланмасы

Әсәрләре Мәскәүдәге Иң яңа Россия тарихы музеенда (элекке Революция музее), ТР Милли музеенда, ТР Дәүләт сынлы сәнгать музеенда һәм башкаларда саклана.

Бүләкләре

«Почет билгесе» ордены, медальләр белән бүләкләнә.

Сокольский Н.М. Клубта җыелыш. 1930 еллар

Эскиз. Кәгазь, тушь. Татарстан Дәүләт сынлы сәнгать музее

Сокольский Н.М. Эшче хатыннар. 1927

Кәгазь, коры энә. Татарстан Дәүләт сынлы сәнгать музее

Әдәбият

Н.М.Сокольский и В.А.Родионов. Казань, 1934.

Червонная С.М. Художники Советской Татарии. Казань, 1984.