Биографиясе

1920 елның 30 октябре, Казан — 1981 елның 22 мае, шунда ук.

1941 елның июненнән Кызыл Армиядә.

 В.И.Ленин исемендәге 1 нче Ульянов бронетанк училищесен тәмамлагач (1943), шунда ук инструктор булып эшли.

1944 елның октябреннән Бөек Ватан сугышы фронтларында, 37 нче гвардия танк бригадасының (46 нчы армиянең 2 нче гвардия механикалаштырылган корпусы) танк механик-йөртүчесе. 2 нче һәм 3 нче Украина фронтлары гаскәрләре составында Будапешт (1944 — 1945) һәм Вена (1945) һөҗүм операцияләрендә катнаша.

1944 елның 1 ноябрендә Кечкемет (Венгрия) шәһәреннән 16 км төньяктарак барган сугышларда (тягачы белән дошманның 2 тубын, штаб автобусын, 10 лап солдатын юк итә), 1944 елның 24 декабрендә Будапешт шәһәре өчен барган сугышларда (экипаж составында 2 танкны, 3 танкка каршы тупны сафтан чыгара, дошманның бер отделениедән күбрәк солдатын кыра), 1945 елның 28 мартында Дьёр шәһәре (Венгрия) янындагы разведка операциясендә (танкы белән шәһәргә беренче булып бәреп керә, экипаж составындагы урам сугышларында дошманның авыр танкын, 2 штурм һәм 3 танкка каршы атучы тубын сафтан чыгара, күп кенә солдат һәм офицерларын юк итә) батырлык күрсәтә.

Кызыл мәйданда Җиңү Парадында катнаша (1945 елның 24 июне). Демобилизацияләнгәч (1946), туган җиренә кайта.

Казан авиация институтын тәмамлый (1954), Арча МТСында баш механик, соңрак Казан предприятиеләренең берсендә мастер һәм цех башлыгы булып эшли.

Сугыш ветераннары комитетының Казан секциясе президиумы әгъзасы. Медальләр белән бүләкләнә.

Истәлеге

Казанның бер урамы Халитов исемен йөртә.

Әдәбият

Кавалеры ордена Славы трёх степеней: Краткий биогр. словарь. М., 2000.

Автор — М.З.Хәбибуллин