- РУС
- ТАТ
Советлар Союзы Герое (28.4.1945, үлгәннән соң), сержант (1945)
1906 ел, Казан губернасы, Зөя өязе Малый авылы – 1945 елның 22 гыйнвары, Будапешт шәһәре, Венгрия.
Колхозда эшли.
1941 елдан Кызыл Армия сафларында. 1943 елдан Бөек Ватан сугышы фронтларында, 42 нче укчы полкның автоматчылар ротасында отделение командиры (46 нчы армиянең 180 нче укчы дивизиясе). Төньяк Кавказ, Көньяк-Көнбатыш фронтлар гаскәрләре составында Кавказ өчен барган сугышта (1943), Украина, Молдавия, Румыния, Болгария, Венгрияне азат итү сугышларында катнаша (1943–1945).
1945 елның 22 гыйнварында Будапешт өчен барган сугышта батырлык күрсәтә: дошман пулемётын гәүдәсе белән каплап, үзенең подразделениесенә уңышлы һөҗүмне тәэмин итә.
Ленин ордены, 2 нче дәрәҗә Ватан сугышы, Кызыл Йолдыз орденнары белән бүләкләнә.
Туган авылы һәм Казан шәһәренең бер урамына Исаев исеме бирелгән.
Батырлар китабы – Книга Героев. К., 2000;
Ханин Л. Герои Советского Союза – сыны Татарии. К., 1963; Считать живыми. Киш., 1978; Бессмертные подвиги. М., 1980; Герои Советского Союза – наши земляки. К., 1984. Кн. 2.
Автор — М.З.Хәбибуллин
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.