Бәрәңге һәм башка пасленчаларны зарарлый.

Озынлыгы 9–12 мм лы кызгылт-сары коңгыз, аркасының алгы өлешендә — кара таплар, канат өслегендә — озынча кара буйлар бар. Личинкасы 15 мм озынлыкта, кызгылт, башы һәм аяклары кара.

Карантин объекты. Төньяк һәм Үзәк Америкада, Көнбатыш Африкада, Европада (Бөекбритания һәм Скандинавия илләреннән башка), Төркиядә, Россиядә (көнбатыш, үзәк һәм Европа өлешенең көньяк өлкәләрендә) таралган.

Татарстанда беренче тапкыр 1975 елда теркәлә. Барлык районнарга тарала һәм бәрәңге өчен аеруча куркыныч корткыч булып санала. Республика шартларында бер ел эчендә 1–2 буыны үсеп өлгерә, яхшырак климатлы илләрдә 3–4 буынга кадәр үсә. Коңгызлар туфракта кышлый.

Язгы чорда бәрәңге, баклажан, помидор һәм башка пасленчаларны зарарлыйлар, яфракларын ашыйлар. Көнгә 500 м арага оча алалар. Йомыркаларын (15–20 шәр данә, барлыгы 2,5 меңгә кадәр), гадәттә, бәрәңге яфрагына салалар. Личинкалары бәрәңге яфрагын тулысынча, кайбер очракта сабакларын да ашап бетерәләр.

Көрәш чаралары: энтомофаглар куллану; чәчүлекләрне битоксибациллин, бацикол (кышлаган коңгызларның күпләп чыгуы вакытында һәм 1 нче, 2 нче буын личинкалары барлыкка килгәндә), хлорофос, децис, моспилан, регент, цимбуш, амбуш, сумицидин (3 нче буын личинкалары барлыкка килгәндә) һәм башка препаратлар белән эшкәртү.