Биографиясе

1906 елның 17 феврале, Сухуми шәһәре — 1988 ел, Казан.

Кубань индустриаль техникумын тәмамлый (1928), Грозный җылылык техникасы инженерлары институтында укый (1929–1933).

Хезмәт эшчәнлеген 1922 елда «Севкавжирмасло» заводында слесарь буларак башлый (Краснодар шәһәре).

1928–1941 елларда «Грознефть» идарәсендә эшли; 1941–1945 елларда «Красная турбина» ГЭСы директоры (Грозный шәһәре), 1945–1948 елларда Грозный шәһәре башкарма комитеты рәисенең 1 нче урынбасары.

1948–1957 елларда «Урыссуэнерго» район энергетика идарәсе управляющие. Мишин җитәкчелегендә Урыссу ГРЭСында 227 мең кВт егәрлеккә исәпләнгән 6 турбогенератор гамәлгә кертелә, Зәй ГРЭСы төзелә, Казандагы ТЭЦ-1 һәм ТЭЦ-2 газ ягулыгы куллануга күчерелә, «Татэнергоремонт» заводы төзелә, электр тапшыру линияләре челтәрләре киңәйтелә, Түбән Кама ТЭЦы төзелеше башлана; республика электр станцияләренең гомуми куәте 3 тапкырдан күбрәккә (шул исәптән авыл җирендә урнашкан станцияләрнең куәте — 2 тапкыр) арта, еллык электр энергиясе җитештерү 9550 млн кВт ка җитә.

Бүләкләре

«Почёт билгесе» ордены, медальләр белән бүләкләнә.