Эчтәлек

Якынча безнең эрага кадәр VIII–III нче меңьеллыкларны колачлый.

« Неолит» термины фәнни әйләнешкә инглиз археологы Дж.Леббок тарафыннан кертелә (1865).

Неолит дәверендә хуҗалык алып баруның яңа формалары — игенчелек һәм терлекчелек барлыкка килә, кешеләр балчык савыт-саба, тишү, шомарту юлы белән һ.б. техник алымнар кулланып тагын да камилрәк эш кораллары ясарга өйрәнәләр, эрләү һәм туку белән шөгыльләнәләр. Евразиянең көньяк зонасындагы иң борынгы неолитик ядкәрләр б.э.к. VIII нче меңьеллыкка карый; б.э.к. VII–VI нчы меңьеллыкларда ул җирләрдә бакырдан эшләнгән беренче әйберләр барлыкка килә. Игенчелек һәм терлекчелекнең яралуы көньяк төбәкләр өчен неолитка күчүнең төп критерие булып санала. Төньяк-көнчыгыш Евразиянең төньяктагы урманлы районнарында бу күчеш комплекслы үзләштерүче хуҗалыкның — аучылык, балыкчылык һәм җыючылыкның катлаулы үсеше шартларында бара (якынча б.э.к. V–III нче меңьеллыклар). Урман зонасындагы неолитик кабиләләрнең таштан кораллар ясау индустриясендә чакматаш эшкәртүнең мезолитик алымнары саклана, шул ук вакытта эш коралларының төрләре күбәя һәм таш эшкәртүнең яңа техникасы (шомарту, тишү, тоташ сөзәк итеп эшкәртү һ.б.) барлыкка килә. Агач йортлар, төрле хуҗалык кораллары, терлек абзарлары, балыкчылык һәм аучылык максатында читән-киртәләр кору өчен кирәкле агач эшкәртү кораллары — балта, өтерге, аркылы балталар һ.б.ның әһәмияте шактый арта. Неолит чорында шулай ук махсус кораллар — ике яклап тоташ сөзәкләп китеп ясалган ук һәм дротик очлыклары, күбесенчә йомры төпле, ярымйомырка һәм казан рәвешендәге бизәкләр төшерелгән балчык савыт-саба барлыкка килә.

Татарстан территориясендә неолит ядкәрләре өч төркемгә бүленә. 1950 еллар башында О.Н.Бадер тарафыннан Каманың югары һәм урта агымы буйларында табылган материаллар буенча бүлеп чыгарылган Чулман культурасы ядкәрләре, башлыча, Идел һәм Каманың тугай-үзәннәрендә, аларның зур кушылдыкларының тамакларында тупланган (иң эре туктаулыклар: Алексеев районында — I һәм II Лебедино, Апас районында — II Кабык Күпер, Тукай районында — II Дубовая Грива, Минзәлә районында — Игим һәм II Золотая Падь, Актаныш районында — Рус Әҗбие). Бу культура торулыклары, күбесенчә төркемнәр хасил итеп, болынлыклар янындагы комлы дюналарда, елгаларның иске юллары һәм күлләр буенда урнашкан. Халык яртылаш җир өстенә күтәртелгән, турыпочмаклык рәвешендәге зур корылмаларда яшәгән, бу корылмалар эчендә учаклар һәм хуҗалык чокырлары урын алган. Таш кораллар ясау индустриясенә чакматашны яру-эшкәртүдә яссы кисәкләр телеп алу техникасы кулланылу, телемнәрнең читләрен өлешчә китеп төшерү һәм агач эшкәртү коралларының шактый күп булуы хас. Бигрәк тә пычаклар, кыргычлар, өтергеләр, аркылы балталар киң тарала, ук һәм сөңге очлыклары сирәгрәк очрый. Керәч әвәләп ясалган (измәсенә шамот һәм вак ком кушылган) йомры төпле, бизәкләр төшерелгән казан һәм ярымйомырка формасындагы зур балчык савытлардан гыйбарәт. Гадәттә, бизәк савыт-сабаның барлык өслегенә вак һәм уртача зурлыктагы тешле эзләр рәвешендәге штамп белән төшерелгән (башлыча, бизәкләр үрүнең төрле вариантларын чагылдыра). Савытларны ясау технологиясе, аларның формалары һәм орнамент типлары әлеге савыт-сабаны иң элгәреге неолитик керәч буларак билгеләү мөмкинлеге бирми. Халык күбесенчә аучылык, балыкчылык, җыючылык белән шөгыльләнгән (Башкортстандагы Муллино торулыгында терлекчелек эзләре табыла). Чәнчеп-сызып ясалган бизәкле савыт-сабалы ядкәрләр икенче төркемгә карый. Кама Тамагы төбәгендәге һәм Иделнең урта агымы буендагы неолит чоры ядкәрләрендәге таштан кораллар эшләү индустриясе форма-типологик сыйфатлары буенча Чулман культурасына тартым. Әйберләр җыелмасында, балта, өтерге һәм аркылы балталардан аермалы буларак, пластиналардан эшләнгән кораллар өстенлек итә. Керәч әвәләп ясалган юка стеналы, яссы төпле, бизәкле балчык савыт-сабалардан гыйбарәт. Бизәкләр таякчык ярдәмендә төшерелгән; кояшсыман мотивлы бизәлешле савытлар да очрый. Ядкәрләрнең бу төркеменең этномәдәни асылы хәзергәчә бәхәсле булып кала; керәч эшләнмәләрнең форма-типологик билгеләре буенча ул көньяк (Каспий буйларының төньягы һәм Иделнең түбән агымы) һәм көньяк-көнбатыш (Днепр-Дон) культураларга якын тора. Иделнең сул ярында Казан янында һәм Зөянең түбән агымы буенда табылган Балахна культурасы ядкәрләре өченче төркемне тәшкил итә.

Әдәбият

Халиков А.Х. Древняя история Среднего Поволжья. М., 1969;

Габяшев Р.С. Население Нижнего Прикамья в V–III тысячелетиях до нашей эры. К., 2003.

Автор — Р.С.Габәшев