Биографиясе

1948 елның 1 сентябрендә Казан шәһәрендә туган.

Казан сәнгать училищесен (1968) һәм И.Е.Репин исемендәге Ленинград нәкышь, скульптура һәм архитектура институтының архитектура факультетын (1974) тәмамлый. Шул ук елда «Поющие гитары» вокаль-инструменталь ансамбле солисты була.

Иҗаты

1975 елда А.Журбинның (Ю.Дмитрин либреттосы) «Орфей и Эвридика» исемле беренче совет рок-операсында төп партияне, Р.Гринблатның «Фламандская легенда» (Ю.Ким либреттосы), А.Васильевның «Гонки» (Ю.Дмитрин либреттосы) рок-операларында төп партияләрне беренче булып башкара.

Әсәдуллин репертуарында милли традицияләрне заманча популяр көйләр стиле белән бәйләүче тарихи сюжетка корылган татар җырлары бар. Казанда Р.Кәлимуллинның «Ерактагы кәккүк авазы» (И.Юзеев либреттосы, 1989) рок-операсында, «Мәһди» музыкаль тамашасында (М.Шәмсетдинова либреттосы һәм музыкасы, 1989) төп партияләрне башкара.

Әсәдуллин катнашында Мәскәүнең «Мелодия» фирмасы «Җыр белән гомер итик» («С песней по жизни», 1978), «Орфей һәм Эвридика» («Орфей и Эвридика», 1980), «Мин кайтырмын» («Я вернусь», 1981), «Җырлый Альберт Әсәдуллин» («Поет Альберт Асадуллин», 1989), «Чагылыш» («Отражение», 1989), «Мәһди» («Магди», 1989) һ.б. дисклар чыгара.

Аерым концерт программалары белән чыгышлар ясый. Россия һәм чит илләрдә (Польша, Финляндия, Германия, Һиндстан һ.б.) гастрольләрдә була.

Бүләкләре

Сочи шәһәрендә совет җырларын башкаручыларның бөтенроссия (1 нче бүләк, 1978), Ленинград шәһәрендә эстрада артистларының бөтенсоюз (1 нче урын, 1979) конкурслары, Болгариядә уздырылган «Алтын Орфей» халыкара конкурсы (1 нче бүләк, 1979) лауреаты.

Автор – Ф.Ш.Салитова