Биографиясе

1882 ел, Самара губернасы, хәзер Азнакай районы Күк Тәкә авылы — 1937 елдан соң.

Туган авылында имам булып хезмәт итә.

«Бубилар эше»нә бәйле рәвештә пантюркизмда гаепләнеп кулга алына.

«Төрмәләр хәтирәсе» (1913; 1994–1995 елларда «Мирас» журналында кабат басыла) документаль автобиографик повесте авторы. Анда авторның Бөгелмә, Минзәлә, Алабуга, Сарапул төрмәләрендә кичергән нәре чагыла, тоткынлык һәм ирек капма-каршы куела, авторның фәлсәфи уйланулары гарәп поэзиясе үрнәкләре, фольклор һәм авторның үз шигырьләре белән үрелеп бара; табигать күренешләренә зур игътибар бирелә.

Үлгәннән соң аклана.

Әдәбият   

Татар әдипләре, мәгърифәтчеләре (XX йөз башы): Биобиблиогр. сүзлек. К., 2005.