- РУС
- ТАТ
Олы Чирмешән елгасының уң кушылдыгы.
Озынлыгы 10,3 км. Бассейнының мәйданы 57,9 км2. Идел аръягы түбәнлегеннән, Чирмешән районы территориясеннән ага. Елга башы Урманасты Үтәмеш авылыннан көнчыгыштарак, тамагы Иске Үтәмеш авылыннан 3 км көньяк-көнбатыштарак. Елга башының абсолют биеклеге 220 м, тамагыныкы – 100 м. Су җыелу мәйданының урманлылыгы 15%.
Үтәмешнең 2,4 тән 4,8 км га кадәр озынлыктагы 2 кушылдыгы бар. Елга челтәренең тыгызлыгы 0,3 км/км2. Туенуы катнаш, кар сулары исәбенә шактый күбрәк. Җир асты сулары белән туену модуле 0,1 л/с·км2. Гидрологик режимы ташу вакытында су муллыгы һәм җәен нык саегуы белән характерлана. Бассейнда еллык су агымының уртача күпьеллык катламы 76 мм, ташу агымы катламы 70 мм. Язгы ташу, гадәттә, март ахырында башлана. Елга ноябрь башында туңа. Елга тамагында суының иң аз вакытындагы уртача күпьеллык чыгымы 0,033 м3/с.
Язын суы каты (6-9 мг-экв/л), кышын һәм җәен бик каты (20-40 мг-экв/л). Гомуми минеральләшүе язын 200-300 мг/л, кышын һәм җәен 500-700 мг/л.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.