Биографиясе

1883 елның 1 октябре, Уфа губернасы, Бөгелмә өязе Бәркәтә авылы — 1913 елның 20 гыйнвары, Казан.

Казанда «Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә укый, соңыннан шунда ук укыта.

«Яз» исемле беренче шигыре 1908 елда «Әхбар» газетасында басыла. Алдагы елларда әсәрләре «Ялт-Йолт», «Шура», «Аң» журналларында чыга. Шигырьләрендә туган як табигате («Көз килде», 1910), лирик геройның тойгы-хисләре («Искә төшә», 1912) тасвирлана, социаль гаделсезлек тәнкыйтьләнә («Ышанмыйм!», 1910).

Аерым мәгълүматларга караганда, үз-үзенә кул сала.

Әсәрләре

Х.Исхакый шигырьләре. К., 1910;

Милләт бакчасы. К., 1911;

Гөл бакчасы. К., 1912;

Искә төшә: Шигырьләр // Мирас. 1998. № 8.

Әдәбият   

Бәшири З.Ш. Замандашларым белән очрашулар. К., 1968.

Автор — З.З.Рәмиев