Татар эстрада музыкасының тамырлары ХХ йөз башына барып тоташа һәм милли концертлар бирүче беренче буын башкаручылар (җырчылар К.Мотыйгый һәм Ф.Латыйпов, гармунчы Ф.Туишев, пианист З.Яруллин һ.б.) эшчәнлеге белән бәйле.

1920 еллар уртасыннан татар концерт программалары репертуарында Г.Кайбицкая, Ф.Маннапов, С.Айдаров, С.Садыйкова һ.б. башкаруында С.Сәйдәшев әсәрләре урын ала башлый.

Республикада эстрада музыкасы үсешенә Татар филармониясе эшчәнлегенең йогынтысы зур була (1937 елдан).

Татарстанда инструменталь музыка үсешенә 1940 елларның 2 нче яртысы — 1950 елларның 1 нче яртысында Казанда эшләгән О.Лундстрем җитәкчелегендәге джаз-оркестр зур өлеш кертә. Аннан соңгы елларда эстрада музыкасы үсешенә В.Деринг җитәкчелегендәге ТР Дәүләт кинематография оркестры, Р.Үтәй җитәкчелегендәге ТР Дәүләт эстрада-симфоник оркестры, соңрак А.Василевский җитәкчелегендәге ТР Филармония джаз-оркестры яңа этәргеч бирә.

Татар эстрада концертында җыр жанрына өстенлек бирелә. Эстрада җырлары С.Садыйкова, Р.Яхин, А.Монасыйпов, Р.Еникиев, Ф.Әхмәтов, Р.Абдуллин, Л.Батыр-Болгари, Р.Ахиярова һ.б. композиторлар тарафыннан иҗат ителә.

Милли җыр традицияләрен төрле елларда Г.Сөләйманова, Р.Ваһапов, З.Басыйрова, Ә.Авзалова, И.Шакиров, Г.Рәхимкулов, Ф.Сөләйманова, Г.Ильясов, Ш.Әхмәтҗанов, Э.Җәләлетдинов, З.Сәхәбиева кебек танылган осталар үстерә.

Хәзерге танылган татар эстрада җырчылары арасында С.Фәтхетдинов, А.Галимов, З.Билалов, З.Фәрхетдинова, Н.Нигъмәтуллин, Ф.Вәлиәхмәтов, И.Газиев, М.Сөнгатуллин, Д.Нигъмәтуллина, Ф.Мортазин, Г.Сафин, Р.Галимова һ.б. бар. Фәридә–Алсу дуэты, «Айфара», «Зө-Ләй-Лә», «Казан егетләре», «Болгар кызлары» һ.б. вокаль һәм вокаль-инструменталь төркемнәр яшьләр арасында зур популярлык казана.

Җырчылар А.Әсәдуллин, Р.Ибраһимов, Алсу, З.Камалова, Д.Бәдретдин, «Бәхет» вокаль-инструменталь ансамбле республикадан читтәге төбәкләрдә концерт эшчәнлеге алып бара.

Татар эстрада музыкасында хәзерге массакүләм музыканың төрле стиль юнәлешләре бар. Аның инфраструктурасына FM-радиостанцияләр, продюсерлык үзәкләре (студия аудиоязмаларын чыгару, җырларга видеоклиплар төшерү) керә. «Татар жыры», «Үзгәреш җиле», Р.Ваһапов исемендәге Халыкара татар җыры фестивальләре уздырыла.             

Автор — Ф.Ш.Салитова