- РУС
- ТАТ
корылма механикасы, педагогика, филология өлкәләре галиме, техник фәннәр кандидаты (1990), ТР Дәүләт бүләге лауреаты (2009), РФ нең мактаулы югары һөнәри белем бирү хезмәткәре (2009)
1949 елның 7 июне, Биектау районы Ямаширмә авылы — 2021 елның 22 ноябре, Казан.
Казан университетын тәмамлаганнан соң (1975), Казан архитектура-төзелеш университетында эшли: 1993 елдан корылма механикасы кафедрасы доценты, 2008 елдан кафедрасы профессоры, 2002 елдан студентларны татар телендә укыту буенча методик кабинет мөдире.
Хезмәтләре корылмалар динамикасына, милли мәгариф системасын үстерүгә, татар телендә фәнни-техник терминология мәсьәләләренә карый.
Шакирҗанов татар телендә югары белем бирүне оештыру концепциясен, корылма механикасын татар телендә укытуның методик курсын тәкъдим итә; төзелеш, нефть сәнәгате буенча русча-татарча сүзлекләр төзи, вузлар өчен корылма механикасы (2008), физика (2018) дәреслекләре, уку кулланмалары чыгара.
«Фән һәм тел» гыйльми-мәгълүмати журналының баш мөхәррире (1997–2015).
«Ямаширмә мәктәбе — мәгърифәт чишмәсе» (2005), «Мәшһүр татар галимнәре» (2011) монографияләре авторы.
ТР Дәүләт бүләге ТР белем бирү системасында татар телен дәүләт теле буларак гамәлгә кертүне фәнни, укыту-методик һәм мәгълүмати-программалаштыру буенча тәэмин иткәне өчен бирелә.
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының Каюм Насыйри исемендәге бүләге лауреаты (2014).
Татар теленең танып белү алгоритмын фән һәм җәмгыятьне үстерү өчен куллану // Фән һәм тел. 2002, №4;
Корылма механикасы: югары уку йортлары өчен дәреслек. К.. 2008;
Об одном алгоритме решения неполной собственной проблемы при расчёте на колебания сложных конструкций типа фюзеляж // Изв. вузов. Авиац. техника. 1982. №4 (автордаш);
Уточнение суперэлементного метода сил при расчёте свободных конструкций на собственные колебания // Прочность, устойчивость и колебания тонкостенных и монолитных авиайионных конструкций. К., 1983;
Русско-татарский политехнический словарь. К., 2016 (автордаш).
Камалов А. Рәшит Шакирҗановка 60 яшь // Фән һәм тел. 2009. №2;
Татар педагогик фикере антологиясе. Т. 2. К., 2016.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.