Тарихы

Халыкта Казаклар исеме белән дә искә алына. 1680 елдан мәгълүм. XVIII йөздә – XIX йөзнең беренче яртысында халкы алпавыт һәм дәүләт крестьяннары катлауларына керә. Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек.

1870 елгы мәгълүматларга караганда авылда мәчет, мәктәп, су тегермәне эшли. Авыл җәмәгатенең имана җире 503,7 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Уфа губернасының Минзәлә өязе Тәкмәк волостена керә. 1920 елдан – ТАССРның Минзәлә, 1922 елдан – Чаллы кантонында.

1930 елның 10 августыннан – Ширәмәт, 1963 елның 1 февраленнән – Чаллы, 1965 елның 12 гыйнварыннан – Түбән Кама районында.

Хәзер – Кызыл Чапчак авыл җирлеге үзәге.

Хуҗалык итү рәвеше

1931 елда авылда “Кызыл Чишмә” колхозы оештырыла. 1951 елдан “Октябрь бүләге” колхозында (үзәк утары – Югары Чаллы авылы), 1959 елдан “Татарстан” колхозы (үзәк утары – Түбән Чаллы авылы), 1963 елда “Октябрь бүләге” колхозы итеп үзгәртелә (үзәк утары – Югары Чаллы авылы), 1970 елда совхоз була.

1998–2009 елларда “Чаллы” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы эшли. 2018 елдан “Орсис-Агро” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте.

Халкы башлыча үсемлекчелек белән шөгыльләнә.

Мәдәният

Авылда совет чорында клуб эшли. Хәзер мәчет (2015 елдан), төзекләндерелгән “Казаклар чишмәсе” (2020 елда) бар.

Авыл янында археология истәлекләре – Урта Чаллы I (XVI–XVII йөзләр) һәм II авыллыгы (гомумболгар ядкәре), Урта Чаллы кабер ташлары сакланган зират табыла.

Халык саны

1870 елда – 304,
1920 елда – 453,
1926 елда – 208,
1949 елда – 209,
1958 елда – 187,
1970 елда – 109,
1979 елда – 84,
1989 елда – 91,
2002 елда – 67,
2010 елда – 56,
2022 елда – 51 кеше (татарлар).