Эчтәлек

Беренче динарлар Византиянең акча-үлчәү нормалары нигезендә Багдадта, Өммияләр нәселеннән булган хәлифә Габделмаликнең акча реформасыннан соң сугыла башлый (695 тирәсе). Византия солиды кебек үк, динар 4,25 г авырлыкта булган һәм 10 көмеш дирһәмгә тиңләшкән.

Гарәп хәлифәлеге таркалу һәм яңа гарәп дәүләтләре барлыкка килү процессында (X–XIII йөзләр) динарга тиңләшкән дирһәмнәрнең саны авырлыкларына бәйле рәвештә үзгәрә.

Баштарак тәңкәләрдә дин символы (икамә) белән Аллаһ һәм Мөхәммәд пәйгамбәр исемнәре, хәлифә исеме, акчаның сугылу вакыты һәм урыны күрсәтелсә, соңрак өлкә хакимнәренең исеме дә өстәлә. XII йөзгә кадәр тәңкәләргә куфи язуы төшерелә.

XIII–XIV йөзләрдә динарлар, башлыча, көмештән сугыла һәм 6 дирһәмгә тиңләшә. Алтын динарлар Төньяк Һиндстанның кайбер төрки солтанлыкларында гына сугыла.

Эре көмеш һәм алтын ятмалары булмаган Көнчыгыш Европага урта гасырларда динарлар сирәк үтеп керәләр, алар күбрәк бизәнү әйберләре (тагылмалар, бөтиләр һ.б.), зәркәнчелектә чимал яки байлык туплау чарасы буларак файдаланыла. Мәсәлән, Алтын Урдага алтын динарлар (12,77 г чамасы авырлыктагы тәңкәләр), башлыча, Дәһли солтанлыгыннан керәләр. Алтын динар алтын буларак мәгълүм, ул 6 ярмакка (9 г чамасы) яки сумның (190 г тирәсе) егермедән бер өлешенә тиңләшкән.

Әдәбият

Лихачёв А.Ф. Золотой клад из динаров патанских султанов Индии // Записки Вост. отд-ния Рус. археол. об-ва. 1887. Т. 1;

Фёдоров-Давыдов Г.А. К вопросу о денежном курсе золота в Иране и Средней Азии в XIV в. // Краткие сообщения Института истории материальной культуры АН СССР. 1956. № 66;

Фёдоров-Давыдов Г.А. Монеты — свидетели прошлого. М., 1985;

Мухамадиев А.Г. Булгаро-татарская монетная система XII–XV вв. М., 1983;

Мухамадиев А.Г. Древние монеты Поволжья. Казань, 1990.

Автор – И.Л.Измайлов