Биографиясе

1923 елның 12 октябре, БАССРның, Кырмыскалы районы Иске Муса авылы – 2005 елның 27 октябре, Өфә шәһәре.   

Туган авылында колхозда эшли.

1942 елның мартыннан Кызыл Армиядә.

1942 елның августыннан Бөек Ватан сугышы фронтларында, 69 нчы гвардия танк полкының разведка отделениесе командиры, автоматчылар взводы командиры ярдәмчесе (1 нче гвардия танк армиясенең 8 нче гвардия механикалаштырылган корпусы 21 нче гвардия механикалаштырылган бригадасы).

Воронеж, 1 нче Украина, 1 нче һәм 2 нче Белоруссия фронтлары гаскәрләре составында Курск сугышында (1943 ел), Украина, Польшаны азат итүдә, Берлин һөҗүм операциясендә (1945 ел) катнаша.

1943 елның 24 декабреннән 1944 елның 1 гыйнварына кадәр Казатин шәһәре (Украина ССРның Винница өлкәсе) янында барган бәрелешләрдә батырлык күрсәтә: яралы взвод командирын алмаштыра һәм сугышчан бурыч үтәлгәнче взвод б-н җитәкчелек итә; 1944 елның 23 мартында Копыгинцы шәһәреннән (хәзерге Украина Республикасының Тернополь өлкәсе Гусятино районы) көньяк-көнбатыштарак барган бәрелешләрдә дошманның 2 эре калибрлы пулемётын граната белән шартлата, 10 солдатын әсир итә, трофей сыйфатында миномёт һәм 3 эре калибрлы пулемёт кулга төшерә; 1944 елның 21 июнендә Олешице шәһәре (Польша) өчен барган сугышларда батырлык һәм тапкырлык күрсәтә.

Сугыштан соң Совет Армиясендә хезмәтен дәвам иттерә. Кече лейтенантлар курсларын тәмамлый (1950 ел).

1959 елдан запаста.

Уфа шәһәрендә слесарь-сантехник булып эшли.

Бүләкләре

1 нче дәрәҗә Ватан сугышы ордены, медальләр белән бүләкләнә.

Әдәбият

Ерошин А.Е. Слава солдатская. Уфа, 1967;

Ерошин А.Е. Не ради славы. М., 1969;

Славные сыны Башкирии. Уфа, 1985. Кн. 5;

Кавалеры ордена Славы трёх степеней: Краткий биографический словарь. М., 2000.