Евразия, Африка һәм Австралиядә таралган. ТР территориясендә зур күлләр һәм башка сулыклар янында, еш кына авыллар тирәсендә яши.

Озынлыгы 45–60 см, канат җәеме 1 м га кадәр. Авырлыгы 700–1100 г. Аркасында каурый капламы көрән, корсак асты буй-буй чуарлы көрән-кызгылт, башы аксыл төстә. Томшыгы озын ыргаклы, борын тишеге ярыксыман. Томшыгы һәм тырнаклары кара, томшык өсте һәм аяклары сары. Койрыгында зур булмаган өчпочмаклы уем бар. Аягы кыска, тәпиләре көчсез. Апрель башында очып кайта. Ялгыз, парлы, төркем булып яши. Оясын агачта кора. Көрән яки шәмәхә тимгелле 2–4 ак йомырка сала. Ана кош балаларын ай дәвамында утырып чыгара. Тычкансыман кимерүчеләр, үләксә, калдык-постык, үле балыклар белән туклана.

Кимерүчеләрне юк итеп файда китерә.

Сентябрь башында кара тилгәннәр төркемгә җыела һәм кышлау өчен очып китә.