Эчтәлек

Бербөтен тәмамланган фикер белдергән аерым бәйт, афористик яңгырашлы мөстәкыйль шигырь. Еш кына экспромт рәвешендә барлыкка килә. Кайвакыт, төп фикерне ассызыклау өчен, дидактик характердагы һәм проза әсәрләрендә кулланыла.

Афористик яңгырашлы булуы аркасында фәрд еш кына мәкальгә, канатлы сүзгә әверелә (Сәгъди, Хафиз, Низами һ.б.).

Татар әдәбиятында фәрд жанрына Сәйф Сараи, Дәрдемәнд, Г.Тукай, Р.Фәйзуллин, М.Мирза һ.б. мөрәҗәгать итә.

Илдә бер дуст булмаса гәр,

Ил бөтен — дошман түгел! (Дәрдемәнд)

Әдәбият

Әдәбият белеме сүзлеге. К., 1990.