Биографиясе

1923 елның 30 ноябре, Арча кантоны Казанбаш авылы — 2007 елның 1 октябре, Казан.

Казан стоматология институтын тәмамлаганнан соң (1950), Пермь өлкәсендә Эчке эшләр министрлыгы системасында табиб.

1953 елдан — Пермь, 1957 елдан Казан медицина институтларының ортопедия кафедрасында.

1976 елдан Казан ГИДУВының ортопедик һәм хирургик стоматология кафедрасы мөдире. 1990 елдан шунда ук профессор-консультант.

Хезмәтләре ортопедик стоматологиягә, рентген нурлары ярдәмендә диагноз куюга, теш казналыгын үзгәртүгә, яңак-аскы теш казналыгы буыны дисфункцияләрен дәвалауга карый.

Уйлап табуга 2 авторлык таныклыгы бар.

Татарстан стоматологлары җәмгыяте рәисе (1990–1993).

Бөек Ватан сугышында катнаша.

Бүләкләре

2 нче дәрәҗә Ватан сугышы, ике Кызыл Йолдыз орденнары, медальләр, шул исәптән СССР ВДНХсының бронза медале белән бүләкләнә.

Хезмәтләре   

Клинические основы протезирования при полном отсутствии зубов. М., 1967. Ортодонтическая диспансеризация детей в периоде сменного прикуса. К., 1985;

Оптимизация изготовления люстовидных протезов в клинике: Учеб. пособие для врачей-курсантов. Л., 1988.

Әдәбият          

Профессор Г.Г.Насибуллин (к 70-летию со дня рождения) // Стоматология. 1994. № 3.

Автор — В.Ф.Богоявленский