Тарихы

1649 елдан Рус Ачысы исеме белән мәгълүм.

XVIII йөздә – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крестьяннары катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек.

XX йөз башында авылда земство мәктәбе, тимерчелек, май язу йорты, вак-төякләр кибете эшли. Авыл җәмәгатенең имана җире 607,6 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Мамадыш өязе Елыш волостена керә. 1920 елдан – ТАССРның Мамадыш кантонында.

1930 елның 10 августыннан – Саба, 1935 елның 10 февраленнән – Теләче, 1959 елның 12 октябреннән – Саба, 1991 елның 4 октябреннән – Теләче районында.

Хәзер – Теләче авыл авыл җирлегендә.

Хуҗалык итү рәвеше

1931 елда авылда «Выдвиженец» колхозы оештырыла. 1950–1956 елларда Хрущёв исемендәге (үзәк утары – юкка чыккан Сельцо Завод авылы), 1957 елдан – Ильич исемендәге (үзәк утары – юкка чыккан Сельцо Завод авылы) колхозларда, 1996–1998 елларда – «Рассвет» крестьян хуҗалыклары берләшмәсе, 1998 елдан «Тюлячинская» агрофирмасы эшли. Шулай ук А.И.Евдокимова, М.Т.Низамов крестьян-фермер хуҗалыклары бар.

Халкы башлыча үсемлекчелек һәм терлекчелек белән шөгыльләнә.

Төзекләндерелгән чишмә (2016 ел) бар.

Халык саны

1782 елда – 48 ир-ат;
1859 елда – 204,
1897 елда – 316,
1908 елда һәм 1920 елда – 391,
1926 елда – 390,
1938 елда – 382,
1949 елда – 319,
1958 елда – 193,
1970 елда – 81,
1979 елда – 51,
1989 елда – 55,
2002 елда – 146,
2010 елда – 253,
2020 елда – 270 кеше (татарлар, руслар).