Биографиясе

1946 елның 24 маенда Казанда туган.

1969 елда Казан медицина институтын тәмамлый, 1970 елда Бөтенсоюз кинематография институтында (Мәскәү) операторлык факультетында укый.

1969–1975 елда Казан кинохроника студиясендә оператор.

1975 елдан «Комсомолец Татарии» газетасында, «Азат хатын», «Сельская новь» (Мәскәү), «Ялкын» журналларында.

Иҗаты

Р.С.Мөхәммәтҗанов. «Сәлам сиңа, Бөек Болгар» шәмаиле. 1996

Агач-йомычкадан эшләнгән плитә. Майлы буяу, алтын йөгертү. Казан

Мөхәммәтҗанов иҗатында татар авылы темасы зур урын алып тора.

Мөхәммәтҗанов шәмаилләр өлкәсендә әйдәп баручы осталарның берсе, ул аларны рәсем сәнгатенең традицион техникасында пыялада эшли.

«Тасма» иҗат төркеме әгъзасы. Бөтенроссия, Бөтенсоюз (Мәскәү, Рязань, Гродно, Новокузнецк, Таллин, Рига, Вильнюс һ.б.), чит илләр (Барселона, Реус, Париж, Прага, Берлин) фотокүргәзмәләрендә катнаша, бүләкләргә лаек була.

«Чор портреты» («Портрет эпохи») өлкә фестиваль конкурсында (2000, 2002, 2004, 2005), Internet International Art/Photo Contest (2001, 1 нче премия), World Press Photo (Амстердам, 2003, 2004) фестивальләрендә катнаша, лауреат була.

Мөхәммәтҗанов эшләре «Казань» (1977), «Советский Татарстан» (1980), «Шәһри Болгар» (1997), «Борынгы Казан» (1999), «Ислам сәнгате» (2001), «Сабантуй», «Казан турында хикәят» (барысы – 2005) һ.б. фотоальбомнарда урын ала.

Әдәбият

Кутуй Р. Память зеркала // Казань. 1998. № 9/10.

Шагеева Р. Демиург хотений // шунда ук. Б. 25–32.