ТАССР Югары Совет Президиумының 1954 ел 23 июнь Указы белән гамәлгә кертелә.

Татарстан Республикасы Президенты (1991 елга кадәр — ТАССР, ТССР Югары Совет Президиумы) тарафыннан авыл хуҗалыгын үстерү өлкәсендәге казанышлары өчен колхозлар, совхозлар, фәнни-тикшеренү учреждениеләре һәм башка оешма белгечләренә бирелә.

Мактау грамотасы һәм күкрәк билгесе белән бергә тапшырыла.

2015 елның 1 гыйнварына бу исемгә 550 кеше лаек була.