Тарихы

XVII йөзнең икенче яртысында нигез салына. Революциягә кадәрге чыганакларда Пүчинкә исеме белән дә билгеле.

XVIII йөздә – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкы терлекчелек һәм игенчелек белән шөгыльләнә.

ХХ йөз башында авылда мәчет эшли.

Авыл җәмәгатенең имана җире 397 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Тәтеш өязе Килдураз волостена керә. 1920 елдан – ТАССРның Тәтеш, 1927 елдан – Буа кантонында. 1930 елның 19 августыннан Буа районында.

Хәзер Кайбыч авыл җирлегенә керә.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елда авылда «Кызыл партизан» колхозы оештырыла, 1952 елда «Маяк» колхозы (Кайбыч авылы) составына керә. 1991 елдан «Маяк» крәстиян хуҗалыклары ассоциациясе, 2004 елдан «Авангард» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять, 2011 елдан «Ак Барс Буа» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять.

Халкы күбесенчә «Агронур» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьтә, «Ак Барс Буа» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьтә эшли, кырчылык, ит-сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

1994 елга кадәр авылда башлангыч мәктәп, 2014 елга кадәр клуб эшли. Хәзерге вакытта фельдшер-акушерлык пункты, мәчет (1998 елдан) бар.

Күренекле кешеләре

Г.Х.Әхбарова (1941 елда туган) – педагогика фәннәре докторы, профессор, ТАССРның һәм РФнең атказанган мәктәп укытучысы;

И.А.Шакиров (1957 елда туган) – физика-математика фәннәре кандидаты.

Халык саны

1782 елда – 48 ир заты;
1859 елда – 132,
1897 елда – 228,
1908 елда – 264,
1920 елда – 342,
1926 елда – 205,
1938 елда – 359,
1949 елда – 289,
1958 елда – 264,
1970 елда – 271,
1979 елда – 189,
1989 елда – 128,
2002 елда – 113,
2010 елда – 100,
2015 елда – 74 кеше (татарлар).