Биографиясе

1858 елның 18 июне, Томск губернасы, Барнаул округы Брюхановский авылы — 1921 елның 18 гыйнвары, Казан.

Руханилардан.

Казан университетын тәмамлый (1887), шунда ук эшли: профессор стипендиаты (1890 елга кадәр), 1890–1892 елларда политэкономия һәм статистика каф. приват-доценты, 1892–1896 елларда экстраординар профессор, 1896–1898 елларда полиция хокукы кафедрасында ординар профессор, 1898–1915 елларда — политэкономия кафедрасында, 1915–1918 елларда атказанган профессор, 1918–1920 елларда шул ук кафедрада профессор, 1907 елларда юридик факультет деканы.

Бер үк вакытта, 1919 елдан, Казан политехник институтының икътисад факультеты деканы.

Фәнни эшчәнлеге

Икътисад буенча төп мәсьәләләрдә Д.Рикардо карашларын дәвам итә. Төп хезмәтләре акчаның килеп чыгышы һәм аның халык хуҗалыгына йогынтысы турында өйрәтүләргә, иминиятләштерү мәсьәләләренә багышлана. Россиядә вак һөнәрчелек, авыл хуҗалыгында җитештерү һәм салым системасы, Россия-Германия сәүдә килешүләре турында басылып чыккан хезмәтләре бар.

Политэкономия дәреслекләре авторы.

Хезмәтләре

Бумажные деньги в России. К., 1892;

Основные вопросы страхования. К., 1896;

Учебник политической экономики. К., 1916.

Әдәбият

Трусфус М. Профессор П.А.Никольский // Изв. ЦИК ТАССР. 1921. № 28;

Биографический словарь профессоров и преподавателей Императорского Казанского университета (1804–1904). К., 1904. Ч. 2.

Автор — Е.Б.Долгов