Эчтәлек

Фәхретдин Исмәгыйль улы (? — 1906, Казан). Башта Казанның 2 нче гильдия сәүдәгәре М.Бигаевта эшли, 1875 елда Шәрекъ халыклары баш киемнәре, галантерея һәм химия товарларын күпләп сату өчен үз предприятиесен ача. Казан һәм Уфа губерналары базарларында сәүдә итә. Сәүдәгәрләр катлавында тормый, шулай да Казанның иң эре сәүдәгәрләренең берсенә әверелә.

Гаилә эшен Фәхретдиннең уллары Габдуллаҗан (9.8.1874, Казан – 11.9.1937, шунда ук), Габдрахман (23.1.1878, Казан – 1960, шунда ук) һәм Сәләхетдин (1880, Казан – 1928) дәвам иттерәләр. 1908 елның 21 гыйнварында энә-галантерея һәм химия товарлары белән сәүдә итүче «Борадәр Үтәгәновлар» сәүдә йорты (устав капиталы 15 мең сум) оештыралар. Продукцияне Казан, Мәскәү, Санкт-Петербург фабрикантларыннан сатып алалар, аны Казанда, Уфада, Вяткада, Пермьда, Себер һәм Урта Азия шәһәрләрендә саталар. Сәләхетдин Үтәгәновлар «Казан шәһәренең ярлы мөселманнарына ярдәм итү җәмгыяте» идарәсе әгъзасы була. Габдуллаҗан Үтәгәнов 1933 елда оештырылган «контрреволюцион фетнәчеләр оешмасы» эше аша үтә; үлгәннән соң аклана.

Әдәбият

Латыпова Р. Трагедия купцов Утягановых // Идель. 1992. № 1–2; 

Золотые страницы купечества, промышленников и предпринимателей Татарстана. К., 2001. Т. 1.

Автор — Р.Р.Салихов