1738 ел — 1804 елның 10 июле, Балтыйк Порты, хәзер Палдиски шәһәре, Эстония.

Оренбург губернасының Уфа өязе Бозаяз авылы йөзбашы.

Е.И.Пугачёв хәрәкәтенә 1773 елның көзендә килеп кушыла. Оренбург шәһәрен камауда катнаша, Е.И.Пугачёв тарафыннан полковник «чины бирелә», соңрак «...фетнә күтәрергә, халыкны җыеп, аларны Пугачёвның чын Петр Фёдорович икәнлегенә ышандырырга, ә каршы торучыларны асарга» Уфа өязенә җибәрелә.

1774 елда Усаев Көңгер, Екатеринбург һәм Уфа тирәләрендә сугыша.

1774 елның июнендә Е.И.Пугачёв аны баш полковник итеп билгели. Усаев «халык фетнәсе турында манифест» ала. Ул «...Уфага һөҗүм итеп Россия гаскәрләрен тар-мар итәргә» ниятли, шуның өчен 400 кешедән торган отряд туплый.

1774 елның август башында әсир ителә.

Сенат хөкеме белән Балтыйк Портына сөргенгә озатыла.

Чыганаклар

Крестьянская война 1773–1775 гг. на территории Башкирии: Сб. док. Уфа, 1975.

Әдәбият

Оренбургская Пушкинская энциклопедия. Оренбург, 1997.                 

Автор — И.Р.Вәлиуллин