Тарихы

Авылга XVII йөздә нигез салына.

1860 елларга кадәр халкы удел (1797 елга кадәр – сарай) крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкы игенчелек һәм терлекчелек белән шөгыльләнә.

ХХ йөз башында Халык мәгарифе министрлыгы мәктәбе эшли.

Авыл җәмәгатенең имана җире 1545,5 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Сембер губернасының Буа өязе Борындык волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Буа кантонында.

1930 елның 10 августыннан – Буа, 1935 елның 10 февраленнән – Будённый, 1957 елның 29 ноябреннән – Чынлы, 1959 елның 12 октябреннән Буа районында.

Хәзер Күшке авыл җирлегенә керә.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елда авылда «Кызыл Шәрекъ» колхозы оештырыла, 1950 елда –Мичурин исемендәге колхоз, 1959 елда берләштерелгән «Гигант» колхозы составына керә, 1989 елда «Правда» колхозы составында бүленеп чыга.

1993 елдан «Правда» күмәк хуҗалыгы, 2004 елдан «Агрофирма «Родина» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять, 2007 елдан «Чернов исем. Агрофирма» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять, 2011 елдан «Агрофирма «Тахаръял» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять, 2013 елдан «Ак Барс Буа» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять.

Халкы күбесенчә «Ак Барс Буа» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьтә эшли, кырчылык, ит-сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

1935 елда башлангыч мәктәп ачыла, 1948 елда – җидееллык, 1961 елда – сигезьеллык, 1986 елда – урта (1977 елда яңа бина төзелә), 2015 елда – тулы булмаган урта мәктәп итеп үзгәртелә.

2012 елда мәктәп төбәк тарихы музее ачыла.

Авылда мәдәният йорты, китапханә, фельдшер-акушерлык пункты бар.

Күренекле кешеләре

Л.В.Симунов (1929 елда туган) – хакимият-хуҗалык хезмәткәре, «Рассвет» колхозы рәисе (1974–1990 елларда), ТАССР Югары Советы рәисе (1980–1985 елларда), Хезмәт Кызыл Байрагы, «Почет билгесе» (ике тапкыр) орденнары кавалеры;

Н.В.Симунов (1937–1997) – шагыйрь, прозаик.

Халык саны

1859 елда – 296,
1897 елда – 789,
1913 елда – 995,
1920 елда – 862,
1926 елда – 699,
1938 елда – 762,
1949 елда – 659,
1958 елда – 699,
1970 елда – 731,
1979 елда – 760,
1989 елда – 361,
2002 елда – 324,
2010 елда – 306,
2015 елда – 297 кеше (чуашлар).