Гомуми мәгълүмат

Мордва Республикасының көнчыгыш өлешендә урнашкан. 1928 елда оештырыла, Мәйданы – 896,2 кв.км. Үзәге – Дубёнки авылы (Саранск шәһәреннән 77 км ераклыкта урнашкан).

Халкы – 12190 кеше (2016 ел). Татарлар саны 2010 елда – 348 кеше (2002 елда – 400 якын кеше). Алар, башлыча, XVII йөздә нигезләнгән Ламат авылында яшиләр.

Татар җәмгыяте тормышы

1839 елда Ламатта мәктәп ачыла. 1859 елда Ламат авылында – бер мәчет, 1913 елда өч мәчет һәм ике мәктәп исәпләнә.

1990 елларда мөселманнар гыйбадәтханәсе булып элекке балалар бакчасы бинасы хезмәт итә. 2008 елда яңа мәчет төзелә. Корбан бәйрәме, Сабан туе, Ураза бәйрәме үткәрелә.

Күренекле кешеләре

Ламат авылында дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе Р.З.Әширов туган.