Мәкалә урта гасырлар төрки поэзиянең актуаль проблемасына – "назирә" традицияләрендә гомуми сюжет белән тудырылган шигырьләрнең мөстәкыйль әһәмиятен билгеләү критерийларын эшләүгә багышлана.  Анализ өч урта гасыр (XIII–XV) дәвамында тудырылган Йосыф һәм Зөләйха турында төрки поэмалар материалында уздырыла. Автор версияләр тудыру технологиясен тикшерә, ул алты төрле карашны үз эченә ала: контаминацияне, детальләштерүне, дәлилләштерүне, драмалаштыруны, психологик тикшерүне һәм метафорлаштыруны.

Сылтама ясау өчен: Хисамов Н.Ш. Проблема версий в средневековой тюркской поэзии // Научный Татарстан. 2008. №1. С.148–157.

Мәкаләне йөкләп алу

Автор турында: Нурмөхәммәт Шаһвәли улы Хисамов, филология фәннәре докторы, профессор.