Биографиясе

1953 елның 14 февралендә Казан шәһәрендә туган.

Казан химия-технология институтын тәмамлый (1975 ел), Россия Фәннәр академиясенең Казан гыйльми үзәгенең Органик һәм физик химия институтында эшли, әйдәп баручы фәнни хезмәткәр (2008 елдан).

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре супрамолекуляр химиягә карый. И.С.Рыжкина ортоаминометилфеноллар һәм аларның комплексларының үзлекләрен һәм бакыр (II) белән реакциягә сәләтен, актив өслекле матдәләрнең мицелляр эремәләренең аларның каталитик активлыгына тәэсирен тикшерә. Өслекчә активлыгы югары, фосфор кислотасы эфирларына карата солюбиляциягә (билгеле бер тирәлектә эретергә) сәләтле һәм компонентлар концентрациясе түбән шартларда да каталитик активлыкка ия булган амфифил каликсареннар нигезендә супрамолекуляр наносистемалар булдыруның принципларын эшләүдә катнаша. Амфифил каликсареннарның сулы һәм сусыз тирәлекләрдә актив өслекле була алуларын күрсәтә, каликсареннар ярдәмендә нанокисәкчәләрнең үзлекләрен һәм үлчәмнәрен көйләү юлларын тәкъдим итә.

Тикшеренү нәтиҗәләре актив өслекле каликсареннарның судагы эремәләрен бер стеналы углерод нанокөпшәләрне — электроника өчен перспектив наноматериалларны аерып алу, чистарту һәм үлчәмнәре буенча бүлү максатында куллану мөмкинлеген бирә.

Уйлап табуга 5 авторлык таныклыгы һәм патенты бар.

Бүләкләре

Татарстан Республикасы Дәүләт бүләге лауреаты (2008 ел). Медальләр белән бүләкләнә.

Хезмәтләре

Агрегационное поведение и каталитическая активность систем на основе производных каликс[4]резорцинарена и поверхностно-активных веществ. Сообщение 1. Образование смешанных мицелл аминометилированных каликс[4]резорцинаренов и цетилтриметиламмоний бромида в среде водного ДМФА // Изв. РАН. Сер. хим. 2004. № 7 (автордаш).

Агрегация и физиологическое действие на растительные клетки амфифильных каликс[4]резорцинаренов с гидроксиметилметиламидными и карбоксиметильными группами // Докл. РАН. 2007. Т. 413, № 4 (автордаш).

Solubilization of single-wall carbon nanotubes in aqueous solutions of calixarenes // Phys. stat. sol. (b). 2007. V.244, № 11 (автордаш).