Биографиясе

1886 елның 22 апреле, Пенза губернасы Соболевка авылы – 1956 елның 19 июле, Казан.

1918–1922 елларда Казан политехник институтында укый. Бер үк вакытта дәүләт корылмалары губерна комитетының өлкән прорабы, 1920 елдан архитектура-төзелеш бүлекчәсе мөдире. 1922 елдан, институтны тәмамлаганнан соң, Татсовнаркомның Төзелеш идарәсе башлыгы (Татарстан республикасы баш архитекторы). Бер үк вакытта 1926 елдан югары типтагы индустриаль техникумда (элеккеге политехник институт) укыта.

1931–1941, 1946–1956 еллардада Казан нефть сәнәгате төзүче-инженерлар институтының архитектура кафедрасы мөдире, 1941–1946 елларда Казан химия-технология институтында укыта.

Хезмәтләре Татарстан архитектурасы тарихына карый.

Хезмәтләре

Материалы к истории зодчества Казани // Казан. музейный вестн. 1924. № 1;

Внутреннее архитектурное убранство зданий Казани. Казань, 1927;

Архитектурные впадины на булгарских памятниках зодчества // Изв. Об-ва археологии, истории и этнографии при Казан. университете. 1928. Т. 34, вып. 1–2;

Самобытное расселение народностей Казанского края // Вестн. Науч. об-ва татароведения. 1928. № 8;

Сююмбекина башня (Опыт историко-архитектурного анализа). Обмеры. Казань, 1944.

Әдәбият     

Саначин С.П. Влюблённый в Казань. Наследие первого татархитектора Василия Егерева // Казань. 1996. № 7/8.