Биографиясе

1898 елның 17 декабре, Уфа губернасының Минзәлә өязе Мортыштамак авылы – 1959 елның 26 октябре, Казан.

Казан университетының медицина факультетын тәмамлаганнан соң (1925), ТАССР ның Сәламәтлек саклау халык комиссариатында инструктор булып эшли, 1927 елдан Казан университетының акушерлык-гинекология клиникасында, 1930 елдан Казан ГИДУВ ының берүк исемдәге клиникасында (акушерлык һәм гинекология бүлекләре мөдире).

1939 елдан Казан медицина институтында: акушерлык һәм гинекология кафедрасы мөдире, акушерлык-гинекология клиникасы директоры, 1946 елдан 2 нче акушерлык һәм гинекология кафедрасы мөдире, 1954 елдан 2 нче бала тудыру йорты базасында 1 нче акушерлык һәм гинекология кафедрасы филиалы мөдире.

Бөек Ватан сугышы елларында медицина хезмәте подполковнигы, гинеколог.

Хезмәтләре эндокрин системасы бизләре морфологиясенә карый. Медицина югары уку йортлары өчен "Хатын-кызларның гениталь әгъзалары анатомия һәм физиологиясе" ("Анатомия и физиология женской половой сферы", 1932) дәреслеге авторы.

Почёт билгесе ордены белән бүләкләнә.

Хезмәтләре

Случай уродства плода (тератома крестцово-копчиковой области) // Казан. мед. журн. 1930. № 7; 

Вызывание и стимулирование родов касторово-клизменным способом. К., 1958.

Әдәбият

Маненков П.В. Памяти доцента Г.М.Шарафутдинова // Казан. мед. журн. 1960. № 1.