- РУС
- ТАТ
Микробиолог, ветеринария фәннәре докторы (1993)
1944 елның 7 маенда Киров өлкәсе Малмыж шәһәрендә туган.
Киров авыл хуҗалыгы институтын тәмамлый (1970). 1970–1972 елларда Киров өлкәсенең Нолинский кошчылык фабрикасында ветеринар табибе.
1972 елдан Казан ветеринария институтында. 1984–1999 елларда Бөтенроссия фәнни тикшеренү ветеринария институтында.
Хезмәтләре мөгезле эре терлекләрдәге бруцеллёз авыруына каршы вакцина эшләүгә һәм бу авыруга диагноз кую ысулларын камилләштерүгә карый.
Бруцеллёзга каршы 82-ПЧ штаммыннан алынган яңа вакцина (пенициллин – В.abortus 82 вакцина штаммының сизгер варианты) авторы. Вакцина эпизоотик авыруларга югары дәрәҗәдә каршы торучанлыгын күрсәтте.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.