Биографиясе

1931 елның 1 гыйнвары, Омск шәһәре — 1967 елның 29 июне, Казан.

Казан университетын тәмамлаганнан соң, (1953) шунда ук эшли.

Хезмәтләре ЭПР спектрлары теориясенә, кристаллардагы ионнарның оптик спектрларына һәм бу спектрларга тышкы тәэсир йогынтысына карый. Шекунның кристаллик кыр теориясе һәм үз эчендә лантаноид катнашмалар булган кристаллардагы спин-рәшәткәле релаксация турындагы хезмәтләре радиоспектроскопиянең бу өлкәсендә башлангыч адымнар була. С.А.Альтшулер тәкъдиме белән Шекун Казан университетында парамагнит резонансын һәм кристаллардагы релаксацияне тикшерү өчен тәҗрибә базасы булдыра.

Хезмәтләре       

Резонансное парамагнитное поглощение ультразвука в некоторых солях редкоземельных элементов // Изв. АН СССР. Сер. физ. 1957. Т. 21, № 6 (автордаш); 

Параметры кристаллического поля тетрагональных центров в кристаллах со структурой шеелита // Письма в журн. эксперим. и теорет. физики. 1965. Т. 2, № 9; 

Спин-решёточная релаксация неодима в монокристаллах некоторых шеелитов // Физика твёрдого тела. 1967. Т. 9, № 3 (автордаш).